МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 14.03.2017

Дәресләр тәмамлану белән укучылар өчен дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнү башлана. Башлангыч сыйныф укучылары бүген төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнделәр. Скакалкада иң оста сикерүчене ачыкладылар. Зайнуллина Алия бу ярышта - җиңүче. Котлыйбыз.
-
Мин Россия гражданины 14.03.2017

Галия Кайбицкая исемендәге музейда "Мин Россия гражданины" дигән тантаналы төстә паспортлар тапшыру чарасы үтте. Шушы чарада мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Тимургалиев Наил дә катнашты. Наилне котлыйбыз һәм укуында уңышлар теләп калабыз.
-
Табышмаклар кичәсе 11.03.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинова А.М. 2, 4 класс укучылары белән табышмаклар кичәсе үткәрде. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру өчен менә дигән мөмкинлек.
-
Язның беренче бәйрәме 06.03.2017

Мәктәбебез укытучылары бәйрәм көне уңаеннан "Өч буын очрашуы" кичәсе оештырды. Әбиләр, әниләр һәм сөйкемле кызларыбыз узара көч сынашты. Бәйрәм күңелле, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды.
-
"Йолдызлык - 2017" йолдызы 04.03.2017

" Созвездие - Йолдызлык - 2017" фестивалендә мәктәбебез йолдызы, нәфис сүз остасы Гөбәева Миләүшә уңышлы чыгыш ясады. Аның чыгышын әле без гала - концертта карый алабыз.
-
Хокук бозуларны кисәтү 03.03.2017

Мәктәп үз эшчәнлеген уку елы башында төзелгән план нигезендә алып бара. Укучылар белән даими төрле темага әңгәмәләр үткәрелә. Чираттагы әңгәмәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә. мәктәпнең хокук бозуларны кисәтү отряды белән берлектә "Хокук бозу нәрсә ул?" дигән темага 5-7 нче сыйныф укучылары өчен оештырды.
-
Әниемә - бүләккә 02.03.2017

Башлангыч сыйныф укучылары 8 нче март бәйрәменә һәрвакыттагыча, зурлап әзерләнергә ярата. Алар өчен әниләрне сөендерү, шатландыру беренче планда. Үз куллары белән бүләкләрне күптән әзерләп куйдылар инде алар. Зур түземсезлек белән бәйрәм якынлашканын көтәләр.
-
РДШ гимнына бию 01.03.2017

Иртәнге зарядка кысаларында мәктәп укучылары «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы гимнына бию өйрәнү белән мәшгуль.
-
Аҗаган 28.02.2017

Мәктәп укучыларының "Аҗаган" уенына әзерлекләре зур иде. 3 командага бүленеп, алар төрле хәрби-сугышчан биремнәрне үтәде, яшерелгән “мина”, байракны эзләде, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде, төрле сугышчан җырлар башкарды, проектлар төзеде. Соңыннан командалар бүләкләнде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 28.02.2017

1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үткәрелде. Укучылар Татарстан Республикасында урнашкан тыюлыклар турында мәгълүмат туплады. Әлеге дәресләр укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур роль уйный.












