МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Бөтенроссия йөгерү көнендә барлык укучылар һәм укытучылар коллективы теләп катнашты.
-
Татарстан варислары туган көн 15.09.2017

Татарстан варислары туган көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Һәрбер сыйныфта отряд сборлары үткәрелә. Быргы, барабан тавышлары ерак үткәнгә алып кайта.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 15.09.2017

Бүген республикабыз мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән бердәм мәдәният дәресе үткәрелде һәм балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Көндәлек беренче тапкыр 2014-2015 нче уку елында бирелгән иде. Бу республикабызның мәдәни учакларына юл ачты. Аның максаты - балаларны һәм әти-әниләрне мәдәният учаклары белән кызыксындыру һәм рухи байлыкларын арттыру.
-
ОРВИны кисәтү 14.09.2017

Авылыбыз фелдшеры Сибгатова Фәридә апа безнең мәктәпнең даими кунагы. Ул бездә еш була, укучылар белән очраша, киңәшләрен бирә. Ә бүген исә ата - аналар җыелышында ОРВИны профилактикалау максатын куздә тотып чыгыш ясады.
-
Гомуми ата -аналар җыелышы 12.09.2017

Мәктәбебездә гомуми ата - аналар җыелышы үтте. Анда яңа уку елына планнар, кайбер проблемалар, 4,5,6,8 сыйныфларда мониторинг тикшерүе һ.б. хәл ителәсе мәсьәләләр каралды.
-
Исәнме, "Салават күпере!" 11.09.2017

Укучыларыбыз "Салават күпере" спорт комплексында булып кайтты.
-
Татарстанның бадминтон өметләре 11.09.2017

Ике көн дәвамында Казан шәһәрендә “Татарстанның бадминтондагы ышанычлары“ республика ярышлары үтте. Турнирда безнең мәктәпнең 5 укучысы да актив катнашты. Мәктәбебез бадминтончыларына уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
-
Халыкара грамоталылык көне 08.09.2017

Бу көн зур әһәмияткә ия. Укучыларның грамоталылыгын активлаштыру максатыннан рус теле һәм әдәбияты укытуысы Садриева А.З. 5-8 сыйныф укучылары арасында грамоталы диктант язучыны билгеләде.
-
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар 06.09.2017

Укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлегенә еш басым ясала. Бүген сыйныф җитәкчеләре укучыларның сумкаларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетте. Юлларда сак булыйк!
-
Волонтерлар эшчэнлеге 05.09.2017

Тыл хезмәтчәне Саимә апабызның бүген олы бәйрәме. Ул узенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәктәбебезнең волонтерлары аны матур бәйрәме белән котлап кайтты. Исәнлек - саулыкта, тыныч илебездә әле озак еллар яшәргә язсын.












