МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2017

Авыл мәдәният йортында районыбыз туган көнен зурлап бәйрәм итәргә барлык Мөрәле халкы килгән иде. Әлеге бәйрәмдә укучыларыбыз да теләп чыгыш ясады. Кайбычыбызның тарихына күзәтү ясалды. Аның уңышлары искә алынды.
-
Хезмәт куркынычсызлыгы дәресе 18.04.2017

ОБЖ укытучысы Зиганшин Ф.Г. мәктәп укучыларын хезмәт куркынычсызылыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Тәнәфесләрдә, хезмәт куркынычсызлыгы үтәлергә тиешле кабинетларда уз - узеңне тоту кагыйдәләре, терроризм, таныш булмаган кеше белән очрашканда, өйдә үзең генә булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклегенә басым ясады. Проблемалы ситуацияләр тәкъдим итте. Бергәләп чишелешләрен дә тиз таптык. Дәрес тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде.
-
Финанс грамоталыгы көне 17.04.2017

"Финанс грамоталыгы көне" уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина А.И. укучылар белэн "Тамчы - шоу" үткәрде. Сораулар үткәреләсе теманы чагылдырган иде. "Доллар" һәм "Евро" командалары сорауларга актив җавап бирде.
-
Гомуми ата - аналар җыелышы 17.04.2017

Мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. "Балаларда һәм яшүсмерләрдә интернет бәйлелекне профилактикалау" темасына чыгыш ясады. Ата-аналарны 3 нче чирек нәтиҗәләре, ВПР тәртибе, ОГЭ тапшырыла торган көннәр белән тулырак мәктәпнең укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мозаффарова Р.З. таныштырды. Әтиләр советы җитәкчесе Зиннатуллин Р.Р. мәктәп җитәкчесе чыгышын хуплап, гаиләдә балаларга контрольне көчәйтергә кирәклеген әйтеп узды.
-
Бергәләп эшлибез! 15.04.2017

Мәктәптә макулатура җыю "Бергәләп эшлибез!" экологик дәресе кысаларында тупланды. Макулатура җыюда һәр укучы актив катнашты.
-
“School theatre” 14.04.2017

В районе прошел фестиваль-конкурс школьных театральных коллективов на английском языке “School theatre”. Коллектив учащихся нашей школы приняли активное участие, представив сказку Андерсена "Оловянный солдатик". Победителями стали в номинации "Без воля к победе". Руководителя и учащихся поздравляем с победой.
-
Фәнни - практик конференция 13.04.2017

Мәктәбебез укучылары Тимергалиев Наил, Шәрәфиева Адилә, Гөбәева Миләүшә, Гермашина Милана районыбызда үткәрелгән V зона фәнни - практик конференциясендә катнашты. Фәнни - практик эш башкару укучыларда фәнгә кызыксыну уята, фикер йөртү сәләтен арттыра, шуның нигезендә укучы үзлектән белем - күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәнә. Барлык укучыларны да безгә кушылырга чакырабыз! Читтә калмагыз!
-
Космонавтика көне 12.04.2017

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Бүгенге көн тулысы белән аңа багышланды. Мәктәп укучылары көн дәвамында мәгълүмат туплады.
-
Яшь бадминтончылар 11.04.2017

Аксубайда үткәрелгән бадминтончылар ярышында безнең мәктәптән Ахметзанов Ислам, Гермашина Милана, Мадаминова Асия катнашып кайтты. Тренер Зиганшин Ф.Г. укучыларның матур чыгыш ясауларын билгеләп үтте. Укучыларга мактау кәгазләре тапшырылды.
-
Атналык нәтиҗә 10.04.2017

Узган атна вакыйгаларга бай булган. Экология атналыгы, фән буенча конкурсларда катнашу, спорт ярышлары... Мондый матур эшләребез күп булсын. Ирешелгәннәрдә генә туктап калырга ярамый. Алга атларга кирәк. Сынатмыйк, укучылар!












