МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Табигатебезне чиста тотыйк! 08.04.2017

Экология атналыгы кысаларында укучыларыбыз олы юл буен чүп - чардан арындыруда катнашты. Кышкы йокыдан соң уянган табигать шактый гына пычранган икән шул. Экологиядән зарланабыз, ә кемне гаепләргә соң? Моңа, билгеле, үзебез гаепле. Әйдәгез, тирә - ягыбызга күз салыйк! Һәм үзебез кылган хаталарны төзәтергә ашыгыйк! Син дә бу эштән читтә калма!
-
Чишмәләребезне саклыйк! 07.04.2017

Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында.Олы юл буенда урнашкан чишмәбезгә дә кем генә туктап су эчми, чистарынмый. Без һәрдаим чишмәбезне чистартып торабыз.
-
КВН 07.04.2017

Экология атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар белән атнаның үткәне сизелмәде дә. Укытучыбыз Сафина Лилия Рифкатовна атналыкны эчтәлекле итеп планлаштырган. Укучылар өчен күп кенә кызыклы уеннар, плакатлар конкурсы, Кошлар көне һ.б. үткәрелде. Ә бүген 7-9 сыйныф укучылары өчен КВН, гаҗәп күңелле уен.
-
Тату сыйныф серләре 06.04.2017

Мәктәбебезнең 7-8 нче сыйныф ата аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" Республика конкурсының район этабында катнашты. Алар сыйныфның дус, тату, бердәм булуын раслады. "Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге"н яктырткан проект якладылар. Ата - аналарга һәм балаларга рәхмәт белдерәбез.
-
Экологик дәрес 05.04.2017

Мәктәпнең эколидеры Сафина И.И. укучылар блелән экологик проблемаларны чагылдырган дәрес үткәрде. Атмосфера пычрануның төрләре белән таныштырды. Зарарны киметү юлларын укучылар белән бергә чиштеләр.
-
Плакатлар конкурсы 04.04.2017

Экология атналыгы кысаларында плакатлар конкурсына бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгегә укучылар зур тырышлык белән әзерләнәләр. Һәркем үз плакатын мәгънәле итеп ясарга тырыша.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек 04.04.2017

Апрель аенда башлангыч сыйныф укучыларына математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья фәненнән сынау узарга туры киләчәк. Бөтенроссия тикшерү эшләрендә барлык укучылар өчен федераль экспертлар тарафыннан федераль стандартларга таянып бердәм биремнәр эшләнәчәк.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен укучылар белән дәрестән соң, интернетка куелган төрле эш үрнәкләрен эшлибез.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 03.04.2017

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә…
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Китап - кешегә юл күрсәтүче, белем чишмәсе. Ул безнең киңәшчебез дә, сердәшчебез дә, дустыбыз һәм юлдашыбыз да. Авыл китапханәсенә яңа китаплар кайту хәбәрен ишетүгә, без шунда юл тоттык. Анда нинди генә китап юк?!
-
Без бассейнда! 31.03.2017

Организм өчен суның әһәмияте бик зур. Шуңа күрә су белән "дус" булырга кирәк. Су - сәламәтлеккә дәва. Укучыларыбыз янәдән спорт - сәламәтлек комплексы "Салават күпере"ндә булып кайттылар.
-
Яз хәбәрчеләре 29.03.2017

Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна. Көннән - көн кояш җылырак яктырта башлый. Бүген башлангыч сыйныф укучылары яз хәбәрчеләре булган кошларның рәсемнәрен асфальтка ясадылар.












