МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Юлда булсаң, бул өлгер! 04.05.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшери беркемгә дә комачау итми. Юлда йөргәндә һәрдаим уяу булырга кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү буенча дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында практика үтәләр.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2017

Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары һәм барлык хәзмәткәрләр дә актив катнашты.
-
ОБЖ фәненнән ачык дәрес 28.04.2017

ОБЖ фәненнән үткәреләсе ачык дәрес Федоровское авылында урнашкан янгын сүндерү бүлегендә үткәрелде. Укучыларыбыз практик күнегүләр башкарды.
-
Экологик тәрбия 27.04.2017

Җылы яңгырлардан соң табигать яшеллеккә төрендә. Экологик чисталыкны саклау, тирә - юнебезне матурлау максатыннан мәктәп территориясен чүп - чардан арындыруда барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.
-
Белемнәребезне сынап карыйк 27.04.2017

4 нче сыйныф укучылары әйләнә - тирә фәненнән чираттагы ВПР эшләре башкарды. Ата-аналар да укучыларның эшләрен күзәтүдә катнашты.
-
Яраткан шагыйребезне хөрмәтләп... 26.04.2017

Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек.
-
"Россия династиясе" конкурсы 24.04.2017

3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ислам (җитәкчесе Хасанова М.М.) Регионара "Россия династиясе" конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Алар 139 нчы мәктәптә үткәрелгән тантанада катнашып кайтты.
-
Экологик диктант 22.04.2017

1-9 нчы сыйныф укучылары экологик диктант эшләделәр. Диктант үткәрүнең максаты - экологик куркынычсызлыкны кисәтү, табигатьне саклау һәм өйрәнү, укучыларның экологик кызыксынуларын арттыруны күздә тота. Табигатебезне яратмасак һәм сакламасак, киләчәктә нәрсә булачак? Укучыларыбыз никадәр өстәмә мәгълүмат белән танышты, үз белемнәрен сынады һәм катнашу турында сертификат белән бүләкләнде.
-
Укучылар белән индивидуаль эш 21.04.2017

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Ә уку елының нәтиҗәсе укучыларыбыз өлгереше белән бәйле. Һәрбер укучы программаны үзләштерергә тиеш. Укучылар белән өстәмә эш алып барыла.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 20.04.2017

Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 5 нче сыйныф укучылары математикадан бөтенроссия тикшерү эшләре башкарды.












