Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
“Милләтләр кроссы – 2013” 23.09.2013

“Милләтләр кроссы – 2013”
Мәктәптә зур әзерлек белән “Милләтләр кроссы” үтте. Мәктәп коллективы бердәм булып бу йөгерештә катнашты. Яхшы күрсәткечләр күрсәткән укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
-
“Курск сугышына – 70 ел” 21.09.2013

“Курск сугышына – 70 ел”
Курск сугышына 70 ел тулу уңаеннан мәктәптә төрле чаралар, тематик дәресләр үтте. 7-8 сыйныф укучылары арасында “Курск сугышы турында белүчеләр турнир”ында балалар көч сынашты, бу сугыш турында белемнәрен ныгытты.
-
“ Мәктәптә – юбилей!” 18.09.2013

“ Мәктәптә – юбилей!”
Мәктәптә математика укытучысы Сафина Гөлфирә Калимулловнаның 55 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмдә укытучылар һәм укучылар юбилярга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
-
«Сәламәтлек дәресе” 17.09.2013

«Сәламәтлек дәресе”
Районның халыкны социаль яклау үзәге “Наз” хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек дәресе” үткәрделәр. Дәрестә балалар сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар, башваткычлар чиштеләр.
-
“Игътибар, балалар!” 15.09.2013

“Игътибар, балалар!” акциясе.
“Игътибар, балалар!” акциясе кысаларында мәктәпкә район ГИБДД инспекторы Шафигуллин Ф. балалар белән очрашу үткәрде. Ул аларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, велосипедта йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Аннары 1нче сыйныф укучыларына бүләкләр дә өләште.
-
Мәктәбебез яңарды!
03.09.2013
3.09.13. Мәктәбебез яңарды!
Җәй буе мәктәптә капиталь ремонт барды. Менә, ниһаять, яңа уку елын яңартылган, матурланган мәктәбебездә башлап җибәрәбез.
Син бит өр-яңа булгансың,
Тышларың да бизәлгән.
Эченә керсәң – исең китәр,
Бар нәрсә дә үзгәргән!
-
Парламент дәресе.
02.09.2013
2.09.13. Парламент дәресе.
Һәр сыйныфта Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган Парламент дәресләре үтте. Укытучылар зур әзерлек белән балаларга Конституция кабул ителү тарихын, законда язылган хокук һәм бурычларны аңлаттылар. Укучылар да белгән белемнәрен ныгыттылар.
-
Белем көне 01.09.2013
1 сентябрь - Белем көне белән!Беренче сентябрь... Көзнең беренче көне... Беренче кыңгырау... Беренче укытучы... Белем иленә беренче адымнар...
Чәчәкләр тотып, матур итеп киенеп, ярым куркып, ярым кызыксынып һәм күпмедер дәрәҗәдә горурланып мәктәпкә таба атлаган адымнар. Әлеге олы юлга кереп китү нәкъ менә шушы беренче адымнардан тора. Мондый адымнар әле безнең тормышта еш кабатланыр. Көн арты көн үтелер, китап арты китап укылыр, белем өстенә белем, тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлер.
Әлеге көн һәр кешенең дә диярлек күңелендә сакланадыр. Мәктәптә уку еллары безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Мәктәпне тәмамлаган чакта без инде тагын да зуррак юлга адым атлар кешеләр булып тәрбияләнеп чыгабыз. Әлеге юллар безне дөньяның төрле төбәкләренә алып китәргә сәләтле.
Әмма, кайда гына китсәк тә, без үзебезнең кем булып чыгуыбызга әти-әниләребез белән беррәттән мәктәпкә һәм анда белем биргән беренче укытучыларыбызга рәхмәтле булачакбыз.
Тагын шуны әйтергә кирәк - адымнар бары тик үз көчеңә ышанганда һәм белемнәрең ышанычлы булганда гына ныклы булалар. Кайда гына барсагыз да һәрвакыт белемнәрегез күп һәм ышанычлы, атлар адымнарыгыз ныклы булсын! Аеруча - белем ачкычын алырга дип мәктәпкә барган беренче адымнар!
Укучыларны һәм студентларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын чын күңелдән бүгенге Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Укуыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа белемнәр алган вакытта күзләрегездә очкыннар ялтырап торуын телибез!
Өстә әйтелгән теләкләргә өстәп тагын шуны әйтәсебез килә. Иң ныклы, иң яхшы, иң истә кала торган белемнәр - үз туган телеңдә алынган белемнәр! Без моны бик яхшы беләбез, күп еллык тәҗрибәбез моңа дәлил булып тора!
-
Белем бәйрәме белән!
01.09.2013
1.09.13. Белем бәйрәме белән!
Мәктәптә Белем бәйрәме үтте. Укучылар үсеп, ныгып яңадан мәктәпкә белем алырга килделәр. Быел 1нче сыйныфка дүрт кыз килде. Укытучылары – Хакимова Мөнирә Рәфхәт кызы аларны җылы каршылады. Хәерле сәгатьтә, укучылар.
-
Мәктәптә – ремонт. 05.07.2013 3.07.2013. Мәктәптә – ремонт. Мәктәптә ремонт эшләре дәвам итә. Эшчеләр белән бергә мәктәп коллективы да бу эштә сынатмый, кабинетларны яңа уку елына әзерләргә булыша.















