Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
“Салым нәрсә ул?” 26.11.2013

“Салым нәрсә ул?”
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Рәйханә Зөфәровна 1-4 сыйныфлар өчен салым турында класс сәгате уздырды. Анда балалар салымның төрләре белән таныштылар. Ахырдан аның яхшымы-начармы икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
“Хәлең ничек, ветеран!” 25.11.2013

“Хәлең ничек, ветеран!”
Җиңүнең 70 еллыгына карата чаралар дәвам итә. Укучылар тыл ветераннарының өйләрендә булып истәлекләрен тыңлыйлар, язып алалар. Бу атнада 5 сыйныф укучылары Закирова Әминә һәм Вәлиева Маһирә апаларга бардылар.
-
Әниләр көне 25.11.2013

Әниләр көне
24 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан мәктәптә 1-7 сыйныф укучыларының әниләре өчен зур бәйрәм уздырдык. Әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куйдык, 1-3 класслар “Койрыклар” , 5-7 класслар “Беренче театр” спектаклен күрсәттеләр. Әниләребез чәй өстәле артында сыйланып, мәктәптән яхшы кәеф белән таралдылар.
-
Салым органы хезмәткәрләре көне. 22.11.2013

21.11.2013.
Салым органы хезмәткәрләре көне.
Салым органы хезмәткәрләре көне уңаеннан, мәктәптә салым турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, тарих укытучысы Галимова Г.Р. югары сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар дәрестә салым түләүнең тарихы, аның төрләре, хәзерге чорда салым буенча үткәрелгән реформалар белән таныштылар.
-
“Укучыларга юридик ярдәм” 22.11.2013

21.11.12.
“Укучыларга юридик ярдәм”
“Укучыларга юридик ярдәм” акциясе кысаларында районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче полиция инспекторы Шакирова Л.М. 5-8 нче сыйныф укучылары белән очрашып, әңгәмә үткәрде, укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.
-
Профилактика көне. 22.11.2013

21.11.2013. Профилактика көне. Мәктәптә профилактика көнендә укучылар белән очрашуга район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миннехаевна килде. Ул укучылар белән райондагы баликъ булмаган балалар тарафыннан кылган хокук бозулар, терроризмга бәйле мәсьәләләр, укучыларның бурычлары турында сөйләшү үткәрде. Бу очрашу һәркем өчен файдалы булды.
-
“Хәлең ничек, ветеран” акциясе 20.11.2013

“Хәлең ничек, ветеран” акциясе
Мәктәбебезнең лидер укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, педагог-оештыручы, район «Кайтаваз» радиосы журналисты белән авылыбыздагы сугыш ветераннары Сафиуллин Таһир, Газизов Вагыйз абыйларның өйләрендә булып сугыш хатирәләрен тыңладылар, истәлекләр язып алдылар.
-
“Мин авылны сайлыйм” 20.11.2013

“Мин авылны сайлыйм”
10нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Айсылу Биектау районы Мәмдәл мәктәбендә оештырылган “Мин авылны сайлыйм!” IVнче республика бәйгесендә “Түнтәр авылы мәчете тарихы” темасына фәнни-тикшеренү эше белән катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм грамотага ия булды. Аның бу хезмәте җыентыкта басылып чыкты. Җитәкчеләре: тарих фәне укытучысы Галимова Г.Р., “Әхлак” түгәрәге җитәкчесе Шәрәфиева Г.М.
-
Инвалидлар декадасы
19.11.2013
Инвалидлар декадасы
Лидер укучыбыз Корбангалиева Рания район “БУМ” ассоциациясе лидерлары белән бергә Арча районы Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә булып, анда тәрбияләнүчеләргә күңелле ял оештыруда актив катнашты.
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап. 16.11.2013

16.10.2013.
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган күргәзмә эшләп куелды. Укытучылар алар янында укучыларга тәрбия сәгатьләре үткәрәләр.














