Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Җәйге эшләр. 04.07.2013 3.07.2013. Җәйге эшләр. Мәктәп укуылары җәйге ял вакытында мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт куялар. Алар чәчәкләргә су сибәләр, чүп утыйлар, үсентеләрнең төпләрен йомшарталар.

-
“Чыгарылыш кичәсе – 2013” 03.07.2013

2.07.2013. “Чыгарылыш кичәсе – 2013”
Мәктәптә гөрләп чыгарылыш кичәсе үтте. 6 кыз һәм 1 егет имтиханнарны яхшы гына тапшырып, кулларына урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алдылар. Ак юл сезгә, укучылар!
-
“Урманнар шауласын” акциясе. 21.05.2013

18.05.2013. “Урманнар шауласын” акциясе.
Экология елы уңаеннан мәктәптә табигатьне саклау буенча күп төрле чаралар үткәрелә. Укучылар авылдашыбыз Ибраһимов Фарук абый белән авылыбызның яр кырларына, чишмә буйларына 120 дән артык агач утырттылар.
-
“Балаларны яклау көне” 20.05.2013

18.05.2013. “Балаларны яклау көне”
“Балаларны яклау көне” уңаеннан мәктәп укучылары җәйге аҗаган уеннарында катнаштылар. Командалар төрле ярышларда көчләрен сынадылар, маршрут буенча йөреп, каршылыкларны үтеп, укучылар ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Изге Болгар җиренә сәяхәт 17.05.2013

17.05.2013. Изге Болгар җиренә сәяхәт
Мәктәп укытучылары Изге Болгар шәһәр-тыюлыгына экскурсиягә бардылар. Бу җирдәге матурлыкка сокланып, музейларда йөреп, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Бөек Җиңү көне. 11.05.2013

9.05.2013. Бөек Җиңү көне.
8 май көнне бөтен мәктәп коллективы белән Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митингка чыктык. 6 сыйныф укучылары матур шигырьләр һәм җырлар белән митингны ачып җибәрделәр. Укучылар сугыш кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр куйдылар. Митингка район вәкилләре дә килеп, чыгыш ясадылар.
-
“Дөньякүләм балалар ышаныч телефоны” көне 11.05.2013

11.05.2013. “Дөньякүләм балалар ышаныч телефоны” көне
2009 нчы елдан башлап һәр елның 17 май көнендә 8–800–2000–122 номерлы “Дөньякүләм балалар ышаныч телефоны” көне билгеләнеп үтелә. Нәрсә соң ул – “ышаныч телефоны”? Бу психологик ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәмнең бер төре. Һәрбер кешенең күңелендә авыртойгылар, күңелсез хис – кичерешләр булырга мөмкин. Яныңда ышанычлы дустың булганда, борчу – кайгыларыңны аның белән уртаклашырга була. Безнең районыбызда да “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мондый ышаныч телефоны эшләп килә. 2–65–05 номерына шалтыратып, яшүсмерләрдә, олылар да үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча ярдәм ала алалар. Безнең белгечләр сезнең сорауларыгызга атнаның биш көнендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр җавап бирерләр.
-
Иҗат концерты. 04.05.2013

30.04 2013. Иҗат концерты. Бу көнне мәктәбебез укытучылары, укучылар һәм аларның әниләре катнашында, зур әзерлек белән иҗат концерт үтте. Концертта алдынгы укучыларны котлаулар матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Концертка кадәр залда ярминкә гөрләде.
-
ТИНнан ачык дәрес. 03.05.2013 30.04.2013. ТИНнан ачык дәрес. ТИН укытучысы Константинов А.Н. мәктәптә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында “Куркынычсызлык очракларында үз-үзеңне саклау чаралары”дигән темага ачык дәрес үткәрде.

-
Парламент дәресләре. 30.04.2013

29.04.2013. Парламент дәресләре.
Тарих укытучылары Галимова Г.Р. һәм Габдрахманова И.Б.лар “РФ һәм ТР ларының дәүләт символлары” дигән темага парламент дәресләре үткәрделәр. Укучылар бу дәресләрдә Ватаныбызның гербы, гимны һәм флагы турында күп мәгълумат алдылар.














