Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Математика атналыгы”
27.01.2014
“Математика атналыгы”
Бу атнада мәктәптә математика атналыгы уздырыла. Гомуми линейкада атналыкның планы белән таныштырылды һәм классларга биремнәр бирелде.
-
“Сәламәт яшәү рәвеше” 27.01.2014

“Сәламәт яшәү рәвеше”
Укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән ярышларда актив катнашалар. Хоккей ярышларында алдынгы урыннарны яуладылар. Корбангалиев Фазыл район командасы белән Кукмарада барган уеннарда катнашып, II урыны яулап кайттылар. Әфәрин, Фазыл!
-
«Педсовет утырышы” 21.01.2014

«Педсовет утырышы”
Мәктәптә педсовет утырышы уздырылды. Беренче көн тәртибе буенча 1нче яртыеллык нәтиҗәләре һәм районкүләм олимпиадаларда катнашу буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Накипова Л.М. чыгыш ясады. Икенче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова И.Б. сәламәт яшәү рәвеше буенча тренинг уздырды.
-
Тарих атналыгы. 17.01.2014

Тарих атналыгы.
Мәктәптә тарих атналыгы бара. Атналык кысаларында 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Яшь тарихчылар “ бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 7 класслар I урын, 5нче, 6нчы сыйныфлар II урын яуладылар.
-
Һәйкәл янында. 17.01.2014

Һәйкәл янында.
Авылыбыз уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын 10нчы сыйныф укучылары даими чистартып, тәртиптә тоталар.
-
Волейбол ярышы.
16.01.2014
Волейбол ярышы.
Урта Көшкәт мәктәбендә Россия Герое О.Н.Исаев исеменә үткәрелгән волейбол ярышында кызлар командасы I урынны, егетләр III урынны яулап кайттылар. Афәрин, кызлар һәм егетләр!
-
Имтиханнарда көчебезне сыныйбыз!
11.01.2014
Имтиханнарда көчебезне сыныйбыз!
9нчы, 11нче сыйныф укучылары рус теле, математика фәннәреннән районда уздырылган пробный ГИА һәм ЕГЭ да катнашып, көчләрен сынадылар. Аларга алдагы имтиханнарында да уңышлар телибез.
-
Хоккей кызлар 09.01.2014

8 январь көнне районда үткәрелгән хоккей ярышында кызлар командасы боз өстендә үзләрен чын хоккеистлар итеп күрсәттеләр. Бу ярышта алар сынатмадылар, 2 нче урын алып кайттылар. Афәрин, кызлар!
-
Спорт бәйрәме. 09.01.2014

Спорт бәйрәме.
Каникулның соңгы көнендә әти-әниләр белән берлектә мәктәптә спорт бәйрәме үткәрелде. Командалар шугалакта төрле ярышларда көч сынаштылар, соңыннан таудан күмәкләшеп чана шудылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Хоккей ярышы.
07.01.2014
Хоккей ярышы.
5 январь көнне районда 2001-2004 нче елгы егетләр арасында үткәрелгән хоккей ярышында катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар.














