Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
“Аҗаган – 2014” 22.02.2014

“Аҗаган – 2014”
Мәктәптә “Аҗаган” хәрби-спорт уены кысаларында ярышлар бара. Командалар төрле спорт ярышларында көч сынашалар. Егетләр арасында туплы хоккей да “Каралар “ командасы җиңү яулады. Афәрин, егетләр!
-
Инглиз теле атналыгы. 22.02.2014

Инглиз теле атналыгы.
Мәктәптә инглиз теле атналыгы кысаларында төрле чаралар узды . Инглиз теле укытучылары Кәримова Ч.З. һәм Гарифуллина Л.В. укучылар белән кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр үткәрделәр.
-
“Замечательный вожатый” конкурсы 21.02.2014

“Замечательный вожатый” конкурсы
10 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Рания “Замечательный вожатый” конкурсының муниципаль этабында III урынга лаек булды. Үзе шефлык иткән сыйныф укучылары белән бергә, уңышлы матур чыгыш ясап, мәктәп данын якладылар. Алдагы ярышларда да сиңа уңышлар юлдаш булсын!
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2014

Ягез әле, егетләр!
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 8-11 нче сыйныф егетләрен тапкырлыкта, җитезлектә, уңганлыкта сынадык. Әлеге ярыштагы сынауларда мәктәбебез егетләре үзләрен, яхшы яктан гына күрсәттеләр.
-
“Кошларга ярдәм итик!” акциясе 20.02.2014

“Кошларга ярдәм итик!” акциясе
Башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә, “Кошларга ярдәм итик!” акциясе кысаларында, җимлекләр ясап, кошларны сыйладылар.
-
“Алтын алка” призы 20.02.2014

“Алтын алка” призы
6 нчы сыйныф укучысы Корбангалиев Фазыл, район хоккей командасы составында, Азнакай шәһәрендә уздырылган республикакүләм “Алтын алка” ярышларында II урынны яуладылар. Шулай ук Фазыл – “Иң яхшы уенчы” исеменә дә лаек булды.
-
“Класс җитәкчесе – 2014” 18.02.2014

“Класс җитәкчесе – 2014”
9 нчы сыйныф җитәкчесе Кәримова Ч.З. район күләмендә үткәрелгән “Класс җитәкчесе – 2014” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
Әлфинә – олимпиада призеры! 18.02.2014

Әлфинә – олимпиада призеры!
9 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Әлфинә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашып, призер булды һәм диплом белән бүләкләнде. Укытучысы – Ибраһимова Халидә Гәйфетдиновна.
-
“Дилүс – беренче!” 17.02.2014

“Дилүс – беренче!”
10 нчы сыйныф укучысы Рамазанов Дилүс “Юлдаш” җәмгыяте призына 1996-98 елгы укучылар арасында узган татар-башкорт милли спорт көрәше ярышында 65 кг авырлыкта көрәшеп, I урынны яулады. Әфәрин, Дилүс! Алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Рания – беренче! 14.02.2014

Рания – беренче!
10 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Рания район күләмендә үткәрелгән “Талисман моей детской общественной организации” дигән иҗади эшләр конкурсында I урынны яулады. Афәрин, Рания!














