Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Оборона-масса һәм спорт” айлыгы 14.02.2014

“Оборона-масса һәм спорт” айлыгы
Мәктәптә февраль ае – “Оборона-масса һәм спорт” айлыгы дип игълан ителде. Айлыкның эш планы һәм үткәреләсе чараларның графигы расланып, мәктәп коллективына тәкъдим ителде.
-
Әфган сугышчылары белән очрашу. 13.02.2014

Әфган сугышчылары белән очрашу.
Мәктәптә Әфган сугышында катнашкан авылдашлар белән очрашу булды. Очрашуга килгән кунаклар сугышта күргән авырлыклары һәм үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Ата-аналар университеты. 12.02.2014

Ата-аналар университеты.
Мәктәптә ата-аналар университеты булды. Укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Накипова Л.М. 1нче яртыеллык һәм олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова И.Б. укучыларның сәламәтлеге һәм аны саклау турында чыгыш ясады. Җыелыш бик җанлы үтте, ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
«Лыжня России – 2014» 09.02.2014

«Лыжня России – 2014»
Бүген безнең мәктәптә зур чаңгы бәйрәме булды. Барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга басты. Соңыннан ашханәдә пешекче апалар әзерләгән кайнар коймак белән чәй эчтек. Бәйрәм күңелле узды.
-
Район ярышында җиңүчебез. 04.02.2014

Район ярышында җиңүчебез.
Укучыларның физик әзерлекләрен тикшерү максатыннан уздырылган республика конкурсының район этабында 10 сыйныф укучысы Зиятдинова Гөлүзә граната ату ярышында 1 урын һәм ату буенча 3 урын яулады. Җитәкчесе: Хабибуллина Ф.Н. һәм Константинов А.Н. Молодцы!
-
“Математик марафон” 04.02.2014

“Математик марафон”
Район күләмендә уздырылган яшь математиклар бәйгесендә безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Сагындыра мәктәп еллары” – студентлар белән очрашу кичәсе. 03.02.2014

“Сагындыра мәктәп еллары” – студентлар белән очрашу кичәсе.
1 февраль көнне мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен 2011,2012,2013 еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу кичәсе булды. Студентлар укучыларны үзләре укый торган уку йортлары белән таныштырдылар. Югары сыйныф укучылары бу очрашуда күп яңалыклар ишеттеләр. Кичә җыр, бию белән үрелеп барды, ахырдан күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
Математика атналыгы 31.01.2014

Математика атналыгы
Укытучы Мөхәммәтшина Г.Г. математика атналыгы кысаларында үткәргән класс сәгатендә, 5-7 нче сыйныф укучылары белән, математика фәне буенча сәяхәт иттеләр, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Математика атналыгы 30.01.2014

Математика атналыгы
Мәктәптә математика атналыгы бара. Укытучы Сафина Г.К. 8-11 нче сыйныф укучылары белән “Математика тарихына сәяхәт” темасына класс сәгате үткәрде. Фән укытучысы балаларга бу фән турында кызыклы мәгълүматлар бирде.
-
“Батырлык дәресе” 29.01.2014

“Батырлык дәресе”
Ленинград блокадасының 70 еллыгы уңаеннан тарих укытучысы Галимова Г.Р. “Батырлык дәресе” үткәрде. Ул укучыларга бу вакыйга һәм аның әһәмияте турында сөйләде, соңыннан караган кинофильмнары буенча фикер алыштылар.














