муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
“Ягез әле, кызлар”! 07.03.2014

8 март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 9-11 класс укучылары өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне 10 класс егетләре алып барды. Кызлар “Ландышлар” һәм “Пупсики” командаларына бүленеп ярыштылар.
-
«Дуслык» бәйрәме. 06.03.2014

1-4 сыйныф укучылары өчен 8 март һәм 23 февраль бәйрәмнәре уңаеннан “дуслык” бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмдә кызлар һәм малайлардан торган 3 команда ярышты. Ярышта табышмаклар әйтешү, төшермичә шар йөртү, тизлеккә кызлар киендерү, сазлык аша йөрү, эстафета, каршылыклар аша узу кебек күңелле уеннар булды.
-
“Әлифба” бәйрәме. 03.03.2014

Бүген беренче сыйныф укучылары әлифба китабын уңышлы тәмамлауларын бәйрәм иттеләр. Бу- гаилә бәйрәме. Укытучы, укучы, әти-әнинең тырышлыгы нәтиҗәсендә зур җиңү яуланды. Беренчеләр укырга, язарга өйрәнделәр.
-
Безнекеләр тагын беренче! 01.03.2014

Район күләмендә татарча көрәш буенча ярышлар еш уздырыла. Әлеге ярышларда мәктәбебез көрәшчеләре актив катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар. Шундый ярышларның чираттагысы Бөрбаш авылы җирлегендә, Фидаил Шакиров истәлегенә, уздырылды. Әлеге ярышта көрәшчеләребез командасы беренче урынны яулады һәм кубокны үзебездә калдырды.
-
Тау шуабыз 28.02.2014

Оборона-масса һәм спорт айлыгы планы нигезендә һәр класс кышкы табигатькә чыгарга тиеш. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге экскурсияне беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Алар класслары белән тау шуарга бардылар, табигатьтә рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
КВН 26.02.2014

1-4 класс малайлары арасында КВН уздырылды. Әлеге күңелле уенда барлык малайлар да актив катнаштылар. Алар табышмак әйтешү, пантомимо күрсәтү, рәсем ясау, мәзәк сөйләү кебек кызыклы уннарны яратып уйнадылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык» район конкурсы 25.02.2014

«Созвездие-Йолдызлык» конкурсының зона ярышында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясады. Биючеләребез, җырчыларыбыз үзләренең матур чыгышлары белән Салавыч мәдәният йорты сәхнәсен дер селкетеп кайттылар.
-
Безнең Ильнар- беренче! 24.02.2014

Республика күләмендә “Сабантуй” газетасы призына татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Муллахметов Ильнар катнашты. Ул 65 кг. үлчәү авырлыгында, Татарстан күләмендә, беренче урынны яулады. Молодец, Ильнар!
-
Эльвина - "Виват, Казань!" конкурсы лауреаты! 24.02.2014

Эльвина Сәләхетдинова Казан шәһәрендә узган халыкара "Виват, Казань"конкурс-фестиваленнән зур җиңү яулап кайтты.
-
“Аҗаган-2014” 22.02.2014

Бүген мәктәптә традицион “Аҗаган” уены уздырылды. Көннең 30 градус салкын булуына карамастан укучылар ярышларда бик теләп катнаштылар. Яшерен пакет эзләү, патриотик җыр, чаңгыда узышу кебек конкурслар оешкан төстә узды. Барлык укучылар да “ашыгыч ярдәм”, “яшь пожарник”, “тапкырлар аланы”, “төз атучы”, “сазлык аша узу”, “ГО”, “җитезләр аланы” дип исемләнгән станцияләр аша уздылар, һәрберсе андагы биремнәрне үтәде.









