муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
“Картаймагыз әле, ветераннар”! 08.05.2014

Тыл ветераннары хөрмәтенә мәктәп ашханәсендә чәй табыны оештырылды. Ветераннар үзара аралашып сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр, ә укучылар алар өчен бәйрәм концерты куйды. Өлкәннәр барлык бочу-мәшәкатьләрен онытып чын күңелдән ял иттеләр.
-
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"! 08.05.2014

Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә венок салынды, батыр авылдашыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
“Зеленые береты” бездә кунакта. 07.05.2014

Мәктәбебездә күрше Башкортстан Республикасыннан килгән “Зеленые береты” ансамбле кунакта булды. Әлеге ансамбль үзенең чыгышын Бөек Ватан, Әфган, Чечня һәм башка “кайнар нокта”ларда һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә багышлый. Әлеге ансамбльне укучылар бик җылы кабул итте, аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли. 05.05.2014

Мәктәп бакчасында язгы эшләр башланып китте. Бакча чүпләрдән чистартылды. Бүгенге көндә суган утырту өчен җир әзерләү эшләре бара
-
Телен белгән - ил гизәр! 03.05.2014

Туган тел һәм Тукай айлыгы планы нигезендә һәр класс туган телгә багышлап газеталар чыгарырга тиеш иде. Бүген әлеге газеталарның берничәсе укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
-
“Хәвефсезлек тәгәрмәче” 02.05.2014

Район күләмендә “Хәвефсезлек тәгәрмәче” ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән 4 кешелек команда катнашты. Алар велосипедта фигуралы йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл билгеләрен тану кебек ярышларда көч сынаштылар.
-
“Без бергә”! 30.04.2014

Мәктәбебездә Кырым Республикасына багышланан, “Без бергә”! исеме астында, парламент дәресләре уздырылды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» 29.04.2014

Мәктәбебезнең 10 класс укучылары Сафиуллин Рафил, Ахматханов Ильдан, 3 класс укучысы Сәләхетдинова Эльвиралар район күләмендә уздырылган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау концертында катнаштылар. Әлеге укучылар Чепья мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр.
-
Без - көрәшле халык. 28.04.2014

Район күләмендә Татарстанның Атказанган тренеры Васил Гарифуллин истәлегенә татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы беренче урынны яулап, күчмә кубокны кабат үзләрендә калдырдылар. Менә безнең батырлар: Муллахметов И.- 1 урын, Хабибуллин Р.-1 урын, Асхадуллин А.-1 урын, Нәбиев Д.-2 урын, Зайцев Т.-2 урын, Гарипов Р.-2 урын, Рафиков И.- 3урын.
-
“Алтын каләм” конкурсы 28.04.2014

Мәктәбебездән берничә укучы район күләмендә уздырылган “Алтын каләм” конкурсында катнаштылар. Шулар арасыннан 6 класс укучысы Сафиуллина Лилия 1 урынны, 9 класс укучысы Агъзамова Рәсүлә 3 урынны яулады. Молодцы, кызлар! Иҗат чишмәләрегез саекмасын!









