муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Агач утырту өмәсе 26.04.2014

Борнак башлангыч мәктәбе укучылары да агач утырту өмәсендә катнашты һәм мәктәп янын яшелләндерүгә үз өлешен кертте.
-
“Яшелләндерү” акциясендә катнаштык. 26.04.2014

26 апрель-Бөтенроссия күләмендә агач утырту көне. Әлеге уңайдан мәктәбебездә “Яшелләндерү” акциясе уздырылды. Акция барышында 200 төп чыршы һәм 200 төп карагай агачы утыртылды.
-
Өмә. 26.04.2014

Яз җитү белән әйләнә-тирәбезне чүп-чарлардан арындыру эшенә керешәбез. Бүген мәктәп тирәсен җыештыру буенча өмә уздырылды. Әлеге өмәдә барлык укучылар һәм укытучылар актив катнашты. Мәктәп территориясе чистарып, матурланып калды.
-
Тукай бәйрәме 25.04.2014

25 апрель көнне Борнак башлангыч мәктәбендә Г.Тукай туган көне уңаеннан җыр һәм шигырь бәйрәме узды. Кичә “Туган тел” җыры белән башланды.Г.Тукай шигырьләре,шигырьләренә иҗат ителгән җырлары яңгырады. Әкиятләренә инцинировкалар булды.Кичә «Бәйрәм бүген” җыры белән күтәренке рухта тәмамланды.
-
“Шүрәлеләр һәм су аналары” парады узды. 25.04.2014

Мәктәп күләмендә 1-11 класс укучылары арасында “Су аналары һәм Шүрәлеләр” парады узды. Әлеге чарада һәр класс актив катнашты.Укучылар үзләре киенгән маскаларны бик матур итеп якладылар, үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. Парадта катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Без – туристлар. 24.04.2014

Мәктәбебезнең туристлар командасы район күләмендә уздырылган ярышта катнашты. Алар, барлык төр ярышларны уңышлы узып, 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
“Марш парков” акциясе. 24.04.2014

Район күләмендә “Марш парков” акциясе уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары актив катнашты. Акция кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсында Сәләхетдинова Эльвина 2 урынны яулады, сыерчык оялары конкурсында “оригиналь оя” номинациясендә Сабиров Рамил җиңүче булды. Алар, Түнтәр мәктәбендә, “Марш парков” акциясенең йомгаклау мероприятиесендә катнаштылар. Әлеге укучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар
-
Һөнәр сайлау четерекле эш. 23.04.2014

Мәктәбебезгә Кукмара аграр көллияте вәкиле килде. Ул укучыларны көллиятнең эшчәнлеге, биредә алырга мөмкин булган профессия төрләре, көллияткә кабул итү тәртибе, укыту процессы белән таныштырды, укучыларны үзләренә белем алырга чакырды.
-
21 апрель – Җирле үзидарә көне. 23.04.2014

Шушы уңайдан 8-11 класс укучылары белән очрашуга Яңгул җирле үзидарә башлыгы Гарипов Ринат Гарәфетдинович килде. Ул авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Куркынычсызлык дәресләре узды. 23.04.2014

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан мәктәптә куркынычсызлык дәресләре һәм эвакуация уздырылды. Әлеге дәрескә Яңгул пожар бүлекчәсе начальнигы Гилманов Нияз Шамилевич чакырылды. Ул укучыларга пожар, аны булдырмау, булган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук пожар темасына видеоматериал күрсәтелде.









