муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Поход 17.05.2014

Мәктәбебез белән “Үтәй” күленә походка бардык. Табигать кочагында учак ягып бәрәңге пешердек, класслар арасында ярышлар уздырдык, фотоларга төштек. Шулай ук авылыбызның табигать һәйкәле булган Үтәй күлен чүп-чарлардан арындырдык.
-
"Балачак илендә" 16.05.2014

Мәкәп укучыларының “балачак илендә” дип исемләнгән еллык отчет концерты булды. Әлеге чарада уку елы дәвамында район, республика, регионара конкурсларда катнашып призлы урыннар алган укучыларга мәктәп грамоталары тапшыру тантанасы булды. Соңыннан укучылар һәм укытучылар көче белән зур концерт куелды.
-
Чишмәләргә экологик рейд. 14.05.2014

Авылыбыз чишмәләргә бай. Әлеге чишмәләр классларга беркетелгән һәм без аларны даими рәвештә чистартып торабыз.Әлеге изге эшебез өчен авыл халкы безгә зур рәхмәтле.
-
12 май- бердәм экология дәресе көне. 12.05.2014

Әлеге уңайдан классларда экология дәресләре уздырылды. Дәресләрдә экологиягә багышланган презентацияләр күрсәтелде, авыл җирлегенә караган экологик проблемалар турында сөйләшүләр булды, укучыларның экологияне яхшырту турындагы фикерләре тыңланды.
-
Конкурс “Юность России” 12.05.2014

Район күләмендә яшь фотосөючеләр арасында “Юность России” дип исемләнгән конкурс уздырылды. Әлеге конкурста 5 класс укучысы Хайруллина Диләрә катнашты. Ул “Пейзаж” номинациясендә район күләмендә 3 урынны яулады.
-
Татар милли көрәше. 12.05.2014

Саба районында Миннебаев Рамил Рафикович призына татар-башкорт көрәше буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары да катнашты һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Сабадан 6 класс укучысы Хабибуллин Руфил 2 урынны, 9 класс укучысы Муллахметов Ильнар 1 урынны яулап кайтты.
-
Конкурс “Место подвига-Афганистан” 11.05.2014

Авыл китапханәсе укучылары арасында ” Место подвига Афганистан” исемле конкурс уздырылды.Конкурста мәктәбебез укучылары Ахмадуллина Илүсә һәм Нурмухаметова Руфияләр катнашты. Әлеге укучылар “жюти симпатиясе” номинациясендә җиңүчеләр булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
Акция «Ветеранны котларга онытма»! 09.05.2014

9 май – Җиңү бәйрәме уңаеннан “Хыял” балалар оешмасы укучылары “Ветеранны котларга онытма”! дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге акция барышында тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, бәйрәм котлаулары тапшырылды. Өлкәннәр әлеге котлауларны зур дулкынлану белән кабул иттеләр, балаларга күп рәхмәтләр әйтеп, үзләренең үгет-нәсихәтләрен биреп озатып калдылар.
-
Бердәнбер сугыш ветераны арабызда гомер кичерә. 09.05.2014

Авылыбызда бердәнбер сугыш ветераны Хәкимова Разия апа яши. Разия апабыз, сәламәтлеге какшау булу сәбәпле, бәйрәм чараларында катнаша алмады. Әмма 6 класс укучылары ветеранны котлау өчен аның өенә бардылар һәм бәйрәм котлавы җиткерделәр. Разия апа кабат сугыш елларын искә алды, балаларны хәзерге матур тормышның кадерен белергә өндәде.
-
"Бөек Җиңүгә 69 ел"! 08.05.2014

Мәктәбебез белән Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнаштык. Һәйкәл янында узган әлеге тантанада 3 класс укучылары “Җиңү көне” дип исемләнгән монтаж белән чыгыш ясадылар, өлкән класс укучылары һәйкәлгә кулдан ясалган веноклар салдылар, башлангыч класс укучылары тыл батырларына шар-чәчәкләр бүләк иттеләр.









