муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Тукай әкиятләре рәсемнәрдә. 22.04.2014

Мәктәптә Тукай һәм туган тел айлыгы дәвам итә. Шушы уңайдан күп кенә чаралар уздырыла. 1-6 класс укучылары арасында Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр парады узды. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.
-
Безнең Ильнар тагын беренче! 21.04.2014

1998-2000 нче яшьүсмерләр арасында Татарстан республикасының беренче президенты призына татарча көрәш турниры уздырылды. Әлеге турнирда мәктәбебез укучылары Нәбиев Данил һәм Муллахметов Ильнарлар катнашты. Муллахметов Ильнар 65 кг. үлчәү авырлыгында 1 урынны яулады. Молодец, Ильнар!
-
“Туган телем-иркә гөлем” 21.04.2014

Мәктәптә туган тел көннәре дәвам итә. Бүген 5 сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган әдәби-музыкаль иртә күрсәттеләр. Әлеге чарада туган телебезгә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде.
-
“Мое английское портфолио” 20.04.2014

6 класс укучысы Шәфигуллин Искәндәр район күләмендә “Мое английское портфолио” конкурсында катнашып 2 урынны яулады. Искәндәрнең алдагы конкурслардa беренче урын яулавын теләп калабыз!
-
“Әрнү китми йөрәкләрдән” 18.04.2014

Мәктәбебездә сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе уздырылды. Әлеге кичәгә 1941-1945 нче елгы әби-бабайлар чакырылды. Өлкәнннәр мәктәп музее белән таныштылар, балалар көче белән әзерләнгән концерт программасы карадылар һәм чәй табыны артында рәхәтләнеп үзара әңгәмә кордылар.
-
Волейбол ярышында да урыннар яулыйбыз. 18.04.2014

1998-1999нчы елгы малайлар арасында район күләмендә уздырылган волейбол ярышында мәктәбебез командасы 3 урынны яулады.
-
Гаилә бәйрәме. 17.04.2014

4 сыйныф укучылары гаилә бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр класс турында презентация карадылар, балалары белән бергә ярыштылар. Дүртенчеләр чын артистларча сәхнәдә театр уйнап әти-әниләрен шаккаттырдылар. Соңыннан укучылар әти-әниләренә кулдан ясалган чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
-
Мәктәптә Тукай көннәре бара. 17.04.2014

6 сыйныф укучылары белән “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чарада укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. Г.Тукайның тормышына, иҗатына багышланган ярышта укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Ярыш Туган тел җыры белән тәмамланды.
-
А.С. Пушкин әсәрләре балалар хыялында. 16.04.2014

Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның әкиятләрен һәрбер бала яратып укый. Мәктәп күләмендә “Әкият геройлары парады” узды. Без Пушкинның әкият геройларын балалар хыялында күрдек.Укучыларның әлеге кул эшләреннән күргәзмә ясалды.
-
Әти-әниләр җыелышы уздырылды. 16.04.2014

Мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Әлеге җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук җыелышта ЕГЭ һәм ГИА бирү тәртипләре аңлатылды.









