муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
“Хыял” балалар оешмасы район конкурсында 2 урынны яулады. 26.03.2014

“Хыял” балалар оешмасы членнары “Туган як серләре” дип исемләнгән Республика конкурсының район этабында катнашты. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, берничә номинациядә уздырылды. Безнең оешма “Праздник победы глазами детей” дип исемләнгән фотоконкурста район күләмендә 2 урынны яулады.
-
Көрәшче егетләребез Россиядә беренчелекне алды. 25.03.2014

Татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә уздырылган ярышта мәктәбебездән Ахматханов Ильдан һәм Муллахметов Ильнарлар катнашты. Әлеге егетләребез үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулап кайттылар. Молодцы, егетләр!
-
Уку белән спорт янәшә. 24.03.2014

Безнең егетләребез ел дәвамында күп ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Ильназ Рафиков кул көрәше буенча, 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында, Ф.Ф. Гайнутдинов призына уздырылган ярышта, район күләмендә 2 урынны, Гарипов Рәдиф 1 урынны, Газыймҗанова Руфия 1 урынны яулады.
-
Унберенчеләр пробный ЕГЭда. 21.03.2014

Бүген 11 сыйныф укучылары математика фәненнән БДИ тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын тапшырдылар. Шушындый ук имтихан 24 март көнне рус теле фәненнән уздырылачак.
-
Коръән уку бәйгесе. 17.03.2014

Балтач районы мөхтәсибәтендә Коръән уку бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 3 укучы катнашты. “Фил-нәс” номинациясендә 4 сыйныф укучысы Закирова Алсу 2 урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин Алсу!
-
Авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды. 15.03.2014

Мәктәбебез базасында авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә 1996 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында татар-башкорт милли спорт көрәше ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынга лаек булды.
-
V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштык. 13.03.2014

Мәктәп укучылары һәм студентларның V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә, “Татар лингвокультурологиясе:проблемалар һәм перспективалар” дигән доклад белән, 10 сыйныф укучысы Хәкимуллина Иркә чыгыш ясады. Ул әлеге конференциядән, яхшы докладчы буларак, диплом алып кайтты. Иркәне һәм аның җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Роза Александровнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
“ТНВ” дан рәхмәт хаты алдык. 11.03.2014

Сәлимә Зиннәтовна җитәкчелегендә “Радуга” бию төркеме кызлары ТНВ телеканалында, “Ива- мебель” фабрикасы данын яклап, “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар. Әлеге уңайдан телекомпания җиәкчелеге тарафыннан бию төркеме исеменә рәхмәт хаты алынды.
-
Уңышлар сиңа Гүзәл! 10.03.2014

Республика күләмендә узучы “Мы ценим- мы дорожим” дип исемләнгән открыткалар конкурсының район турында катнашып, 3 класс укучысы Ибрагимова Гүзәл 3 урынны яулады. Безнең Гүзәл рәсем конкурсларында бик теләп катнаша һәм призлы урыннар да яулый. Киләчәктә Гүзәлгә иҗатында тагын да зурырак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
-
«Бәйрәм белән, кызлар»! 07.03.2014

5-8 класс укучылары өчен 8 март бәйрәме уңаеннан “Бәйрәм белән, кызлар”! дип исемләнгән кичә оештырылды. Әлеге бәйрәмдә малайлар көче белән концерт күрсәтелде. Шулай ук кызлар өчен кызыклы сораулар да әзерләнгән иде. Әлеге сорауларга төгәл җавап биргән 7 класс кызларына “Иң зирәк кызлар” исемле диплом тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.









