муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
“Дуслык” учагы гөрләде. 30.05.2014

Традицион “Дуслык” учагының 49 нчы фестивале безнең раоныбызда узды. Мари Республикасы, Киров өлкәсе һәм Балтач районы мәктәпләреннән җыелган укучылар көне буе бәйрәм иттеләр. Алар төрле станцияләр аша уздылар, спорт уеннарында катнаштылар, концерт номерлары күрсәттеләр, ахырдан традиция буенча учак ягу оештырылды. Әлеге фестивальдә мәктәбездән 4 укучы катнашты.
-
Төрле конкурсларда укытучыларыбыз да актив катнаша. 29.05.2014

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган “Туган тел” исемле мастер-класс бәйгесендә татар теле укытучысы Роза Александровна катнашты. Ул әлеге бәйгедә, уңышлы чыгыш ясап, грамотага ия булды.
-
«Надо жить честно»! конкурсында катнаштык. 28.05.2014

Республика күләмендә коррупциягә каршы “Надо жить честно”! дип исемләнгән рәсем конкурсында мәктәбебездән 6 класс укучысы Нәбиев Марсель катнашты. Ул “Аппликация” номинациясендә катнашучы буларак свидетельство белән бүләкләнде.
-
Туризмда район күләмендә 2 урынны алдык. 28.05.2014

27-28 май көннәрендә район күләмендә туризм буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән 2 команда катнашты һәм бер команда барлык төр ярышларны уңышлы узып 2 урынны яулады. Молодцы!
-
«Хыял» балалар оешмасының соңгы утырышы узды. 27.05.2014

Укучылар советында утырыш уздырылды.Әлеге утырышта уку елына нәтиҗә ясалды, класслар арасында урыннар чыгарылды. Һәр класска мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Дети рисуют страну” 26.05.2014

Район күләмендә “Дети рисуют страну” дип исемләнгән конкурс уздырылды. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары актив катнашты. 2 сыйныф укучысы Асхадуллина Илзия район күләмендә 2 урынны алды. 2 класс укучылары Ризванова Д., Фатыйхов Р., 3 класс укучылары Мардян Р., Ибрагимова Г. катнашучы буларак сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Яңгырады соңгы кыңгырау. 24.05.2014

Мәктәптә 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгарау бәйрәме уздырылды. 11 сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм бигрәк тә ямансу, чөнки алар туган мәктәпләре белән саубуллашалар. Аларны алда дәүләт имтиханнары көтә. Ә без, унберенчеләр ЕГЭларны әйбәт кенә биреп, барысы да аттестатлы булсыннар, хыяллары тормышка ашсын иде, дигән теләктә калабыз.
-
Без- Варислар! 23.05.2014

Бүген 4 класс укучылары табигать кочагында Татарстан Варислар Берлегенә кабул ителде. Бәйрәм бик күп сынаулардан торды. Убырлы дүртенчеләрнең классташлары Алсуны, галстукларны урлаган иде. Дүртенчеләр бик күп сынаулар аша Убырлыны эзләп таптылар. Убырлы үзе дә аларга җәзалар әзерләгән булып чыкты, дүртенчеләр ул җәзаларны да үтәделәр һәм классташлары Алсуны, галстукларны үзләренә кайтардылар. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, спорт уеннары белән дәвам итте.
-
«Көлү- сәламәтлек һәм уңыш нигезе”! 22.05.2014

Мәктәптә МКЦ “Маэстро” артистлары кунакта булып китте. Алар укучыларга фокуслар, оригиналь биюләр, төрле конкурслар, уеннар тәкъдим иттеләр. Программа ахырында балалар елан белән фотога төштеләр.
-
Конкурсларда катнашабыз. 19.05.2014

10 класс укучысы Сафиуллин Рафил һәм 6 класс укучысы Сафиуллина Лилияләр Кукмара районында узган Рәниф Шәрипов исемендәге 2нче республика конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурста шигырь һәм поэма язучы укучылар көч сынашты. Рафилебез бу конкурста “Иң креатив чыгыш” номинациясендә җиңү яулады, ә Лилиябез, әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясаучы буларак, свидетельство белән бүләкләнде.









