муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Сформирован Попечительский совет республиканской социальной акции «100 талантливых детей села» 06.09.2011

Сформирован Попечительский совет республиканской социальной акции «100 талантливых детей села», инициатором которой является АИКБ «Татфондбанк». В совет вошли заместитель премьер-министра РТ Зиля Валеева, Председатель Правления банка Роберт Мусин и поэт Роберт Миннулин.
-
Профессиональное тестирование педагогических работников в информационной системе «Электронное образование Республики Татарстан» 05.09.2011

С 5 сентября 2011 года педагогическим работникам школ Республики Татарстан, планирующим пройти аттестацию на первую или высшуюквалификационную категорию, предоставляется возможность пройти профессиональное тестирование в режиме ON-LINE в системе «Информационное образование Республики Татарстан».
-
1 сентября 01.09.2011

-
"Кояшкай" лагеры ачылды
01.06.2011
Беренче июньнән башлап мәктәп каршында "Кояшкай" исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Лагерьга барлыгы 40 бала йөри. Алар белән 7 тәрбияче эшли. Лагерьда көн дәвамында төрле чаралар, хәрәкәтле уеннар, авылның төрле урыннарына экскурсияләр, очрашулар, конкурслар уздырыла. Лагерьга балалар бик теләп йөри.
-
"Дуслык" учагы 27.05.2011
Бүген мәктәбебез укчылары Чепья авылында узган "Дуслык" учагында катнаштылар. Әлеге чара Киров районы, Мари - Эль һәм Балтач районы делегацияләре катнашында 46 нчы тапкыр узды. Яңгыр явып торуга карамастан бәйрәм бик матур булды. Укучылар төрле станцияләр буенча сәяхәт иттеләр, дискотекада катнаштылар. "Татар өе" станциясендә татар биюе өйрәтү безнең мәктәпкә йөкләнгән иде. "Радуга" бию коллективы үзенең бик матур биюен кунакларга бүләк итте һәм аларга "сигезле" биюен өйрәтте. Бәйрәм сабантуй мәйданында зур костер ягу белән тәмамланды.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
25.05.2011
Бүген мәктәбебездә 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә әти-әниләр, авыл башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, укучылар һәм укытучылар катнашты. Тантана 11 класс укчыларының "Вальс" биюе белән башланып китте. 1 класс укучылары унберләргә "мәктәп һавасы" тутырылган шар һәм "мәктәтәп суы" бүләк иттеләр. Бәйрәм матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Унберләрнең беренче укытучылары Гөлсинә Мидхатовна, Ильфира Ингелевналар, класс җитәкчеләре Алмазия Гарафетдиновна һәм әти-әниләр укучыларга матур теләкләр теләделәр. Бәйрәм ахырында укучылар, тынычлык теләп, күгәрченнәр һәм шарлар очырдылар. Тантана кыңгырау чыңы белән тәмамланды.
-
"Варислар бәйрәме"
24.05.2011
Бүген мәктәптә 4 класс укучыларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул итү тантанасы булды. Алар варис булырга күптән әзерләнделәр: варисларның законнарын, девизын, шигырен өйрәнделәр. Бәйрәм яшерелгән галстукларны эзләү белән башланып китте. Укучылар мәктәп территориясендәге агачлар арасыннан, төрле сорауларга җавап биреп, галстукларны табу бәхетенә ирештеләр. Бәйрәм актлар залында дәвам итте. Безгә кунакка Убырлы да килде. Ул һәр класска сынаулар әзерләгән, соңыннан ул балаларга серле күчтәнәчләр биреп китте. Дүртенчеләргә галстукларны, кайчандыр пионерлар сафында булган, укытучы апалары бәйләде.
-
"Үтәй" күленә җәяүле поход
19.05.2011
Бүген мәктәбебез укучылары походка чыктылар. Әлеге поход традицион рәвештә, 19 майда - Пионер оешмасы туган көнне, уздырыла. Укучылар һәр елны, авылыбызның табигать һәйкәле булып саналган, "Үтәй" күленә баралар. Һәр класс учак ягып бәрәңге пешерә, чәй кайната. Табигать кочагында ашаулар да бик тәмле була. Тамак ялгап алгач спорт уеннары башлана. Кемнәрдер мини футбол, кемнәрдер "Камыргали камчылый", "флаг алыш" уйный. Иң күңеллесе - "Фанталда" фотога төшү. Без ял итү белән беррәттән табигатьне чистарту өстендә дә эшлибез. Үтәй күлендәге ауган агачларны җыеп куябыз. Күл дигәч тә аның суы юк. Ул иңкүлектә урнашкан кечкенә генә агачлык. Ә исеме Үтәй исемле кеше белән бәйле. Походка дәресләр укыганнан соң барсак та, без бер дә арымадык, чын күңелдән ял иттек.
-
Без - походта
18.05.2011
Мәктәбебез туристлары, Ранил Накипович һәм Ландыш Хәйретдиновналар белән походка чыктылар. Алар Киров ягына юл тоттылар. Ор, Шеншеңәр авыллары аша Носла авылы ягына бардылар. Төрле истәлекле урыннарда фотоларга төштеләр, учак ягып ашарга пешерделәр. Шулай итеп район күләмендә узучы туристик походка әзерлек этабын үттеләр.
-
14 май - агач утырту көне
14.05.2011
14 май көнне агач утыртуда мәктәбебездә барлыгы 174 укучы һәм барлык укытучылар катнашты. Мәктәп территориясенә барлыгы 700 төп нарат агачы утыртылды. Һәр класс үзе утырткан агачларга су сибеп, тәрбияләп торачак.









