муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Эзтабар атналыгы бара
24.11.2011
Эзтабар атналыгының программасы:
- “Кем ул эзтабар?”- әңгәмәләр
- “Чиста сумка” операциясе
- “Иң яхшы дәреслек тотучы класс” конкурсы
- “Без театр уйныйбыз”-сәламәтлек театрлары парады
“Без бүген эзтабар!”- 2 класс укучыларын эзтабарга кабул итү
-
Сәламәтлек театрлары парады.
23.11.2011
Мәктәптә башлангыч класслар арасында театрлар парады уздырылды. Беренче класс укучылары “Спорт – сәламәтлек чыганагы”, 4 класслар “Без спортны сайлыйбыз” дигән театрлар куйдылар. Ә 3 һәм 2 класслар “Шалкан”, “Йомры икмәк” әкиятләренең үзгәртелгән вариантларын сәхнәләштерделәр.
-
М.Фәйзигә - 120 ел
23.11.2011
Шода авылында М.Фәйзинең тууына 120 ел һәм музей ачылуга 20 ел тулу уңаеннан бик матур әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә безнең мәктәптән китапханәче, педагог-организатор, татар теле укытучылары катнашты. Алар М.Фәйзи музеенда булып, кичәдән бик матур кичерешләр белән кайттылар.
-
Татарча көрәш ярышы. 19.11.2011

Мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы Арбор авылында ярышта булып кайттылар.
-
Ярминкә 18.11.2011

Мәктәп күләмендә ярминкә уздырылды. Ярминкәдә камыр ризыклары, консервланган яшелчәләр, бәйләгән, теккән әйберләр, агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары, кайнатылган конфетлар сатылды. Барлыгы 10354 сумлык товар сатылды. Ярминкәдән кергән акчаны укучылар класста уздырылган бәйрәм-кичәләр өчен тотачаклар.
-
Укытучыларыбыз ярыша.
15.11.2011
Мәктәбебездән 5 кешедән торган “Сабын куыгы” командасы “Хыял”да ярышта булып кайттылар. Әлеге ярышта спортны яратучы, сәнгатьне үз итүче укытучыларыбыз катнашты.
-
Корбан ашы.
15.11.2011
Мәктәптә Корбан ашы үткәрелде. Балтачтан килгән Гомәр хәзрәт укучыларга вәгазь укыды. Ул балаларны тәртипле, мәрхәмәтле булырга чакырды.
-
Министрлар кабинеты утырышы.
15.11.2011
“Хыял” балалар оешмасында укучылар үзидарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта район күләмендә уздырылган беренче лидерлар слетында катнашкан экология министры Файзрахманова Диләрә чыгыш ясады. Ул слет барышы белән таныштырды.
-
Балалар оешмалары лидерлары слеты. 09.11.2011

Район күләмендә беренче лидерлар слеты узды. Безнең мәктәптән экология министры Файзрахманова Диләрә катнашты. Слетта укучылар түгәрәк өстәл артында район балалар оешмасын төзү турында фикер алыштылар, төрле юнәлешләр буенча эш формалары тәкъдим иттеләр. Слетта үзара аралашу максатыннан тренинглар уздырылды.
-
Конкурс “Говорим и поем по английски”
09.11.2011
“Говорим и поем по английски” фестиваленең муниципаль этабында “театральная постановка” номинациясендә 6 сыйныф укучылары “Белоснежка и 7 гномов” әкиятен сәхнәләштереп 1 урынны яуладылар.









