муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
30 октябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне.
29.10.2011
Әлеге уңайдан отряд вожатыйлары классларда рефератлар белән чыгыш ясадылар. Авылыбыздан репрессияләнгән кешеләр белән таныштырдылар.
-
"Көз бәйрәме" 28.10.2011

9-11 класс укучылары өчен традицион көз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә барлык укучылар да сары киемнән килделәр. 10 класс укучылары КВН уздырдылар. КВН да кызлар һәм егетләр командалары ярышты. Ярышларда 20 шәр очко җыеп дуслык җиңде. Бәйрәм күңелле уеннар, биюләр белән дәвам итте.
-
Ял кичәсе
21.10.2011
9-11 класс укучылары өчен ял кичәсе уздырылды. Кичәдә заманча биюләр белән беррәттән татар биюләрен дә укучылар яратып биеделәр.
-
Белем күтәрәбез
21.10.2011
Укытучы даими рәвештә үзбелемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шушы максаттан башлангыч класс укытучысы Шафигуллина Ленина, өстәмә белем бирү педагогы Нафикова Альбиналар Арча педколледжы базасында белем күтәрү курсларында булып кайттылар.
-
Дебатлар конкурсы 21.10.2011

Яңгул урта мәктәбе базасында Салавыч, Смәел, Бөрбаш, Яңгул урта мәктәбе командалары арасында дебатлар конкурсының чираттагы зона ярышы булып узды.
-
Министрлар кабинеты утырышы.
20.10.2011
“Хыял” балалар оешмасы каршында эшләүче министрлар кабинетында утырышлар еш уздырыла. Чираттагы утырышта министрларга эш папкаларын ничек тутырырга кирәклеге, вазыйфалары аңлатылды.
-
Хакимият башлыклары укулары.
20.10.2011
Классларда хакимият башлыклары җитәкчелек итә.
Аларга даими рәвештә укулар уздырыла, класс белән эшләү өчен күрсәтмәләр бирелә. Әлеге утырышта класс очмакларын яңартып тору, айлык план төзү буенча киңәшләр бирелде.
-
Олимпиадалар
18.10.2011
Мәктәптә фәннәрдән Россия күләмендәге олимпиадаларның мәктәп этабы бара.
-
Алмаз Хәмзин бездә кунакта 18.10.2011

Мәктәбебездә Алмаз Хәмзин һәм аның иҗат группасы кунак булып китте. Алар үзләренең матур концерт программаларын күрсәттеләр.
-
Кул көрәше ярышы 15.10.2011

15 октябрь көнне Пыжмара авылында кул көрәше ярышы булып узды. Ярышта мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.









