муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
4 түгәрәк
09.11.2011
Мәктәбебездә мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәгенең 4 түгәрәге эшли. Укучылар “бисер”, “оста куллар”, “экология”, “Бию” түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. ДЮСШ каршында оештырылган татарча көрәш, кул көрәше түгәрәкләренә спорт сөюче балалар күп йөри.
-
Гер күтәрү ярышы. 05.11.2011

Сосна урта мәктәбендә гер күтәрү ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлыкларында 9а классы укучысы Валиев Ф. 1 урынны, 10 класс укучысы Абделхаков И. 2 урынны, 8 класс укучысы Рамазанов Р. 2 урынны, 9а классы укучысы Гильметдинов И. 2 урынны алдылар.
-
Уңыш бәйрәме.
05.11.2011
Мәктәбебездә күптән традициягә кергән уңыш бәйрәме булып узды. Пешекчеләребез балаларны тәмле ашлар белән сыйладылар. Классларда күңелле стартлар, КВНнар уздырылды, дискотека оештырылды.
-
4 ноябрь- Бердәмлек көне.
03.11.2011
Әлеге уңайдан 11 класс укучылары көче белән тарихи кичә уздырылды. Алар әлеге көннең килеп чыгышы турында сөйләделәр, Минин һәм Пожарский турында мәгълүмат бирделәр. Кичәдә Россия һәм Татарстан гимны тыңланды.
-
“Уңышбикә бездә кунакта”
03.11.2011
1-4 класс укучылары өчен уңыш бәйрәме уздырылды. Нәниләр янына әлеге бәйрәмгә Көзбикә һәм Урманбикә дә килде. Алар балаларны төрлечә сынап карадылар. Соңыннан балалар янына үзенең сый-нигъмәтләрен алып Уңышбикә килде. Ул да балаларга сынаулар әзерләгән иде. Уңышбикә, сынауларны уңышлы узган һәр балага, тәмле алмалар бүләк итте.
-
Министрлар кабинеты утырышы.
01.11.2011
“Хыял” балалар оешмасында министрлар кабинеты утырышы уздырылды. Утырышта районда укучылар слеты узачагы турында әйтелде, ноябрь аена эш планы каралды.
-
Интернет укулар.
01.11.2011
Мәктәбебезнең инглиз теле укытучылары Сабирова Гөлнар, Халилова Энҗе, Зарипова Миләүшәләр интернет аша инглиз теле буенча белемнәрен күтәрәләр.
-
Кул көрәше
31.10.2011
Кул көрәше буенча Газимзянова Гүзәл Татарстанда 2 урынны яулады.
-
“Саумы көз” бәйрәме.
31.10.2011
5-8 класс укучылары өчен көз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә “Туган җир” исемле телетапшыру күрсәтелде икенче өлешендә күңел ачулар, биюләр оештырылды.
-
Конкурсларда катнашабыз.
31.10.2011
География укытучысы Гилфанова Эльмира республика күләмендә үткәрелгән экология буенча авторлык программалары конкурсында катнашып 3 нче урынны яулады.









