муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә татарча көрәш бәйгесе. 26.03.2016

Район күләмендә, авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә уздырылган көрәш ярышында, мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Үз үлчәү авырлыкларында Рафиков Инсаф, Рафиков Илсаф, Хабибуллин Руфилләр 1урынны, Бектурсунов Наил, Юсупов Русланннар 2 урынны, Хабибуллин Рифнур, Галиев Инсаф, Кузнецов Кирилл, Зайцев Тимурлар 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Армспортта да сынатмыйбыз. 23.03.2016

Район күләмендә Фагил Гайнетдинов призына уздырылган кул көрәше ярышында мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Менә безнең батырларыбыз: Галимуллин Айнур, Хабибрахманов Руслан, Багауетдинов Альфир
-
Волейболда да җиңү яуладык. 22.03.2016

Район күләмендә 2002-2003 елгы кызлар һәм егетләр арасында уздырылган волейбол ярышында мәктәбебезнең волейбол командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты. Кызлар командасы 2нче, егетләр командасы 3нче призлы урынны яуладылар. Алга таба аларның тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
РСФСРның татар-башкорт көрәше буенча спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә районара көрәш турниры. 19.03.2016

Фидаил Шакиров истәлегенә уздырылган районара татарча көрәш турнирында катнашып, мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 1 урынны алып кайтты. Безнең батырлар: Зайцев Тимур, Рафиков Инсаф, Кузнецов Кирилл, Юсупов Руслан, Хабибуллин Руфил, Рафиков Илсаф.
-
«Су анасы артыннан» 14.03.2016

4 сыйныф укучылары Г Тукай әсәрләре буенча”Су анасы артыннан” дип исемләнгән әкиятне сәхнәгә куйдылар. Укучылар әлеге әкият белән “Гөлчәчәк” балалар бакчасында да чыгыш ясадылар. Нәниләр укучыларыбызның чыгышын бик яраттылар. Тәрбиячеләр укучыларга нәниләргә матур бүләк ясаганнары өчен зур рәхмәт әйтеп, кабат үзләренә чакырып, озатып калдылар.
-
«Күркәм нәсел» 05.03.2016

Мәктәп күләмендә “Күркәм нәсел” бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә Асхадуллиннар һәм Хабибуллиннар гаиләләре катнашты. Һәр ике гаилә дә үзләренең нәселләренең җыр-моңга гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр. Ике нәсел дә җир кешеләре, үз көчләре белән яшиләр, авылда хезмәт куялар. Алар үрнәк, нәсел җепләрен, туган нигезне саклаучы гаиләләр.
-
“Әйдәгез, ярышабыз!” 04.03.2016

8 март бәйрәме уңаеннан 9-11 сыйныф укучылары өчен “Әйдәгез, ярышабыз!” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Әлеге кичәдә кызлар һәм егетләр ике команда булып ярыштылар. Кызыклы конкурслар, музыкаль уеннарда катнашып кызлар командасы 1 урынны яулады. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
-
“Бәйрәм белән, гүзәл кызлар”! 03.03.2016

5-8 сыйныф укучылары өчен егетләр көче белән бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге кичәне 6 сыйныф егетләре алып барды. Егетләр генә әзерләнгән концертны кызлар бик яратып карадылар. Кызлар өчен оештырылган күңелле уеннар да кызлар күңеленә хуш килде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
“Форпост” 15.02.2016

Мәктәбебезнең форпост отряды район күләмендә ярышта катнашып 2 урынны яулады. Автомат сүтеп җыю буена Ризванов Инсаф 1 урынны, пневматик винтовкадан ату буенча Гайнетдинов Илгизәр 2 урынны, турникта тартылу буенча Гарифзянов Хәйдәр 5 урынны яуладылар.
-
“Татарстан- чаңгы юллары” 13.02.2016

Мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары бердәм чаңгыга бастылар.









