муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Балалар күңелле ял итәләр. 10.06.2016

Мәктәп яны лагерында балалар өчен кызыклы ярышлар. Очрашулар, районыбызның, авылыбызның истәлекле урыннарына сәяхәтләр оештырыла.
-
“Кояшкай” лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. 30.05.2016

“Кояшкай” лагеры үзенең эшен башлап җибәрде.
-
19.05.2016

Бүген мәктәп күләмендә 19 май- пионериянең туган көне билгеләп үтелде. 1-7 сыйныф укучылары өчен "Кемнәр алар пионерлар?" дигән темага әңгәмә уздырылды һәм пионериягә багышланган презентацияләр күрсәтелде.
-
“Мин-варис!” 19.05.2016

Пионерянең туган көне уңаеннан "Мин- варис" дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Әлеге бәйрәмдә 4 сыйныф укучылары Татарстан Варислар Берлегенә кабул ителделәр. 4 сыйныф укучылары "югалган" галстукларын күп кенә көч куеп эзләп таптылар. Аларга галстукларны кайчандыр пионер сафларында тәрбияләнгән укытучы апалары бәйләде. Дүртенчеләр үрнәк варис булырга, варисларның законнарын төгәл үтәргә иптәшләре алдында сүз бирделәр.
-
JuniorSKills 18.05.2016

Мәктәпләр арасында узган JuniorSKills конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс кысаларында иң яхшы дип табылган һөнәрләр район күләмендә фестивальдә катнашты. Аларга дипломнар тапшырылды. Әлеге юнәлеш буенча мәктәбебез район күләмендә 3 урынга лаек булды.
-
“Гаилә көне”. 16.05.2016

15 май- Гаилә көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан мәктәптә әхлак түгәрәге җитәкчесе Лилия Накиповна укучылар белән очрашты. Ул укучыларга гаилә кыйммәтләре, иртә гаилә төзүнең авырлыклары, гаилә әгъзаларының вазыйфалары турында сөйләде. Ул соңыннан укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Конкурсларда катнашабыз. 14.05.2016

Уку елы ахырына якынлашуга карамастан район күләмендә конкурслар дәвам итә, ә без әлеге конкурсларда теләп катнашабыз һәм приәзлы урыннар да яулыйбыз. 7 сыйныф укучысы Хайруллина Диләрә “Юность России” дип исемләнгән фотографияләр конкурсында катнашып “Пейзаж” номинациясендә 3 урынны яулады.
-
“Үлемсез полк” акциясендә катнаштык. 08.05.2016

Мәктәбебез икенче ел рәттән ил күләмендә узучы “Үлемсез полк” акциясенә кушыла. Быел да барлык укучылар һәм укытучылар сугыш батырларының портретларын тотып авыл урамнары аша уздылар.
-
“Җиңү парады” 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы хөрмәтенә авыл күләмендә зур тантана уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Авыл уртасында урнашкан обелискка һәм Габдулла батыр каберенә укучылар үз куллары белән ясаган веноклар салдылар, яу каһарманнарын 1 минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучыларыбыз тантанада катнашучыларга шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр.
-
“Лес Победы” 06.05.2016

Республика күләмендә узучы “Лес Победы” акциясенә кушылып безнең мәктәптә дә агач утырту акциясе еоштырылды. Әлеге акция барышында 88 төп нарат агачы утыртылды, алдагы елларда утыртылган үсентеләрнең төпләре чистартылды.









