муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. 12.09.2016

Мәктәп күләмендә укучылар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Бүген мәктәбебезгә Яңгул пожар бүлекәсе начальнигы Гильманов Нияз Шамил улы килде. Ул укучыларга пожар куркынычсызлыгы, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
-
Укучылар үзидарәсе җыелды. 10.09.2016

«Хыял» балалар оешмасында үзидарә җыены узды. Үзидарә членнары алда башкарылачак эшләр турында сөйләштеләр.
-
Укучылар үзидарәсе җыелды. 10.09.2016

«Хыял» балалар оешмасында үзидарә җыены узды. Үзидарә членнары алда башкарылачак эшләр турында сөйләштеләр.
-
“Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” бара 09.09.2016

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар уздырыла. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла, инструктажлар уздырыла.
-
Без - терроризмга каршы! 03.09.2016

Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан классларда терроризмга багышланган дәресләр уздырылды. Әлеге дәресләрдә терроризм төшенчәсенә аңлатма бирелде, булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.
-
“Бәйрәм” акциясе. 02.09.2016

“Хыял” балалар оешмасы укучылары белем бәйрәме уңаеннан “бәйрәм” акциясе уздырдылар. Оешма укучылары лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Алар пенсионерларыбызга бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләмнәре илттеләр, аларның хәлләрен белделәр.
-
“Белем бәйрәме”. 01.09.2016

Мәктәбебездә 1-11 сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады. Беренче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр.Ә унберенче сыйныф укучылары быел соңгы тапкыр мәктәптә белем бәйрәмен каршыладылар. 2016-2017нче уку елы барыбыз өчен дә уңышлы ел булсын иде.
-
“Тынычлык дәресе” 01.09.2016

Белем бәйрәменнән соң сыйныфларда тынычлык дәресләре уздырылды.
-
Ләйләбез "Агыйдел" төбәкара талантлы балалар һәм яшьләр форумында катнаша. 22.08.2016

Әлеге форумда катнашыр өчен районыбызның сәләтле балалары май аенда ук заявка бирделәр. Әмма чарада катнашу бәхете һәркемгә дә елмаймады.Сайлау турын уңышлы узып районыбыздан 3 укучы әлеге форумда катнашу хокукына ия булды. Шулар арасында мәктәбебездән 11 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә дә бар.
Бүгенге көндә Ләйлә Актанышта "Агыйдел" төбәкара форумында. Ләйләнең форум эшендә актив катнашуын теләп калабыз. -
“Кояшкай” ял лагеры үзенең эшен тәмамлады. 22.06.2016

Ял лагерында йөрүче балалар өчен нәни сабантуй уздырылды. Балалар төрле ярышларда бик теләп катнаштылар, бик күпбүләкләр алдылар. Балалар күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.









