муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
“Юрий Гагарин белән 108 сәгать” 12.04.2016

“Юрий Гагарин белән 108 сәгать” акциясенә кушылып мәктәбебездә күп кенә чаралар уздырылды: мәктәп газетасының чираттагы санында Юрий Гагаринга багышланган мәкалә урын алды, 1-4 сыйныф укучылары өчен “Без космос турында беләбезме?” исемле тәрбия сәгате , 5-8 сыйныф укучыларына “Галәм киңлекләрендә” дип исемләнгән чара, 9-11 сыйныф өчен “Космос белән бәйле кызыклы фактлар” уены да укучыларга бик файдалы һәм мавыктыргыч чара булды.
-
Васыйл Гарифуллин истәлегенә татарча көрәш. 11.04.2016

9 апрель көнне, район күләмендә Васыйл Гарифуллин истәлегенә татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Кузнецов Кирилл 2 урынны һәм Асхадуллин Айнур 2 урынны яулады. Команда район күләмендә 4 урынны алды.
-
Кул көрәше буенча Кукмарада җиңү яулап кайттылар. 09.04.2016

Кул көрәше буенча Балтач районы командасы Кукмара районы призына оештырылган ярышта катнашты. Әлеге команда составында безнең мәктәп укучылары да бар иде. Менә безнең таза беләкле батырларыбыз: Салахетдинова Эльвира 2 урын, Сабиров Рамил 1 урын, Хабибрахманов Руслан 1 урын, Накипов Рамазан 1 урын, Багауетдинов Альфир 2 урын. Балтач районы командасының 1 урын яулавында безнең укучыларыбызның да өлеше зур. Молодцы егетләр, кызлар!
-
“Кошлар көне” 06.04.2016

1-4 сыйныф укучылары өчен “Кошлар безнең дусларыбыз” исемле әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында туган ягыбызда кышлаучы, күчмә кошлар, кошларның файдалы яклары турында сүз барды, һәр укучының җылы яклардан кайтучы кошларны ничек каршалавы турында җаваплары тыңланды.
-
«Тукай яши безнең күңелләрдә!» 05.04.2016

Мәктәбездә туган тел һәм Тукай айлыгы дәвам итә. Бүген 5 сыйныф укучылары бөек Тукаебызга һәм туган телебезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Кичәнең икенче өлешендә Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган “Йөзгә бер” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда 5-7 сыйныф укучыларыннан торган командалар катнашты. Әлеге ярышта иң күп очко җыеп 7 сыйныф укучылары җиңү яулады, икенче урынны 5 сыйныф, 3 урынны 6 сыйныф укучылары алды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Сыерчык оялары парады. 04.04.2016

“Марш парков” акциясе кысаларында мәктәп күләмендә сыерчык ояларына конкурс игълан ителде. Конкурсны башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Иң матур оялар район күләмендә узачак конкурска җибәреләчәк, калганнарын һәр укучы үзе теләгән агачка беркетәчәк.
-
“Аҗаган-2016” 02.04.2016

Район күләмендә “Аҗаган-2016” ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәптән 10 кешедән торган команда катнашты. Алар стройда йөрү, автомат сүтеп җыю, турникта тартылу, граната ату, оджимание ясау, визитка күрсәтү, сорауларга җавап бирү кебек ярышларда катнаштылар. Барлык төр конкурсларны уңышлы үтеп команда 2 урынны яулады. Аерым төр ярышларга килгәндә автомат сүтеп җыю буенча 1урынны, стройда йөрү буенча 3 урынны яуладылар. Молодцы егетләр, кызлар!
-
Габдулла Тукайга-130 ел! 01.04.2016

Мәктәп күләмендә “Туган тел “айлыгын ачу тантанасы үткәрелде. 5 сыйныфлар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. 6нчы сыйныфлар ,Тукайга багышлап,стенд төзеп куйдылар. Татар теле укытучылары ”Туган тел” айлыгының планы белән таныштырдылар.
-
«Иң шәп вожатый-2016” 31.03.2016

Район күләмендә “Иң шәп вожатый-2016” конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 14 укучы катнашты. Шулар арасында мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә дә бар иде. Әлеге ярышта Гөлүсә барлык сынауларны да уңышлы үтеп “Иң эрудицияле отряд вожатые” исеменә лаек булды. Аңа истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылды.
-
“Хыял” балалар оешмасы членнары район конкурсында призлы урыннар яулыйлар. 28.03.2016

Уку елы дәвамында балалар оешмалары арасында “Детство без границ” дип исемләнгән халыкара фестиваль уздырыла. Әлеге фестиваль кысаларында район күләмендә уздырылган “В добрый путь!” дип исемләнгән сациаль проектлар конкурсында 10 сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә 3 урынны, “За Родину, добро и справедливость” исемле презентацияләр конкурсында “Хыял” балалар оешмасы 2 урынны, “Сказки народов мира” исемле рәсем конкурсында 10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә 2 урынны, 2 сыйныф укучысы Шакиров Инсаф 1 урынны яуладылар. Шулай ук “Старт наследников 2015” конкурсында катнашып Ахмадуллина Илүсә һәм Закирова Гөлүсәләр җиңүче буларак грамоталар белән бүләкләнделәр.









