муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мониторинг узды. 27.10.2016

4,6,8 сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг эшләделәр
-
«Көзбикә бездә кунакта” 27.10.2016

Бүген “Хыял” балалар оешмасында көз бәйрәмнәре башланып китте. 1-4 сыйныф укучыларына кунакка "Көзбикә" үзе килде. Ул укучыларга күңелле ярышлар, мавыктыргыч конкурслар алып килгән иде. Укучылар чын күңелдән ярыштылар, уйнадылар, күңел ачтылар.Көзбикә ролендә Балтач районының балалар хокукларын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе Ләйлә Мубаракова иде. Ул бәйрәм ахырында балаларны 1 чирекне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм каникуллар чорында игътибарлы булырга, юл йөрү, техника, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды
-
Очрашу 21.10.2016

Өлкәннәр айлыгы кысаларында авылыбызның иң өлкән кешесе, мәгариф ветераны Әминә апа Касймова белән очрашу уздырылды. Әминә апа сугыш чоры баласы. Ул балаларга элекеге тормыш белән хәзерге тормышны чагыштырып гыйбрәтле хәлләр сөйләде, фотографияләр күрсәтте, балаларның сорауларына җаваплар бирде.
-
Волейболда да сынатмыйбыз. 17.10.2016

Мәктәбебез командасы район күләмендә 2000-2001нче елгы яшүсмерләр арасында узган волейбол ярышында катнашты. Команда ярыштан 3 урынны алып кайтты. Алга таба 1 урыннарны яуларга насыйп булсын сезгә!
-
Без көрәшсез тора алмыйбыз. 15.10.2016

Татарча көрәш ярышлары атна саен диярлек оештырылса да, безнең мәктәп командасы барысында да катнаша һәм призлы урыннар яулый. Арбор авылында узган Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә үткәрелгән ярышта да команда 3 урынны яулады. Молодцы!
-
Дискотека узды 14.10.2016

9-11 сыйныф укучылары өчен дискотека оештырылды. Тыгыз уку атнасыннан соң укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Дискотеканы 11 сыйныф укучылары оештырды. Кичә күңелле узды.
-
“Хыял” балалар оешмасы членнары рейдта. 13.10.2016

Үзидарә членнары сыйныф почмакларын һәм дәреслекләр тотылышын тикшерү буенча рейдлар уздырдылар. Кимчелекләре булган укучыларга кисәтү ясалды һәм кабат тикшерү уздырылачагы әйтелде.
-
Армспортта да сынатмыйбыз! 11.10.2016

Мәктәбебез укучылары спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр, нәтиҗәсе дә куанырлык.Узган атнада район күләмендә узган армспорт ярышында мәктәбебездән 8 укучы призлы урын алуга иреште. Алга таба да сынатмагыз!
-
Волейболда безнекеләр беренче! 10.10.2016

Район күләмендә 2002-2003нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән волейбол түгәрәгенә йөрүче кызлар командасы катнашты. Кызларыбыз уңышлы чыгыш ясап беренче урынга лаек булдылар. Молодцы кызлар!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 07.10.2016

Атна дәвамында мәктәп күләмендә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 1-4 сыйныфлар арасында “иң чиста дәфтәр”, “иң күп китап укучы” конкурслары узды, “большие гонки” уенында укучылар теләп катнашты. Әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән “табигый материаллардан ясалган композицияләр” конкурсы да оешкан төстә узды. Атналыкны йомгаклап актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.









