муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
ЕГЭ һәм ГИАга әзерлек дәвам итә. 30.12.2015

Каникул көннәре булуга карамастан 9 һәм 11 сыйныф укучылары экзаменнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле һәм математика фәннәреннән консультацияләр уздырыла.
-
“Яңа ел тамашасы” 26.12.2015

5-8 сыйныф укучылары өчен оештырылган яңа ел бәйрәмен 7 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Убырлы, Кызыл калфак, Хоттабыч Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм маскалар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
“Әкият геройлары - Яңа елда”. 26.12.2015

1-4 сыйныф укучылары өчен оештырылган бәйрәм тамашасы бик күңелле узды. Укучыларның чыгышларын Кыш бабай һәм Кар кызы да бик ошатты.Алар балаларга тәмле күчтәнәчләр өләштеләр. Укучылар көче белән сәхнәләштерелгән әкиятләр әти-әниләрнең дә, килгән кунакларның да күңеленә хуш килде.
-
«Зәңгәр ут яктысында” 25.12.2015

9-11 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне 11 сыныф укучылары алып барды. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай һәм Кар кызы укучыларны бәйрәм белән котладылар, тәмле-тәмле күчтәнәчләр өләштеләр. Укучылар көче белән әзерләнгән маскалар, концерт номерлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
-
Яңа ел килә! 24.12.2015

Мәктәбебез Яңа ел бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Укучылар сыйныф бүлмәләрен һәм коридорны бик матур итеп бизәделәр.
-
“Созвездие-Йолдызлык” 23.12.2015

Район күләмендә үтүче “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында мәктәбебезнең иң оста биючеләре һәм җырчылары катнашты.
-
Интернет олимпиадаларда катнашабыз. 23.12.2015

Башлангыч сыйныф укучылары интернет олимпиадаларда актив катнашалар. Математикадан учи.ру сайтындагы олимпиадада катнашып барлык укучылар да дипломнарга ия булдылар.
-
Көрәшчеләребез-Сабада. 21.12.2015

Саба районында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә районыбыздан көрәшчеләр командасы катнашты. Команда составында мәктәбебез укучыларыбар иде. Әлеге ярышта катнашкан Рафиков Илсаф 1 урынны, Нәбиев Данил 2 урынны алды.
-
«Яктылык – тормышыбыз бизәге» 19.12.2015

Һәр сыйныфта Яктылык һәм яктылык технологияләренә багышланган тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучылар электр уты үзлекләре, аның кешеләргә китергән файдасы турында сөйләштеләр; ут белән эш иткәндә һәркем белергә тиешле саклык чараларын искә төшерделәр
-
«Умники и умницы» 18.12.2015

В рамках недели русского языка и литературы, среди учащихся 9 и 10 классов, прошла викторина «Умники и умницы». Учащиеся отвечали на разные вопросы, выполняли интересные задания. Самыми умными оказались девочки.









