муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнаштык. 22.04.2016

Мәктәбебезнең сәнгать сөюче укучылары ел саен «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә актив катнашалар. Бу уку елында да әлеге фестивальдә бию коллективы һәм җырчыларыбыз Хабибуллин Рифнур, Валиев Рәсимнәр катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, йомгаклау концертында катнашу хокукына ия булдылар һәм анда да сынатмадылар. Бию коллективына “Хореография” номинациясендә, җырчыларыбызга “Вокал-соло” номинациясендә җиңүчеләр буларак грамоталар тапшырылды.
-
«Күңелле стартлар» 22.04.2016

“Спортлы Татарстан” атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Спорт өлкәсенә кагылышлы мавыктыргыч сораулар, кызыклы уеннар укучыларга бик ошады. Балалар рәхәтләнеп ярыштылар.
-
“Чиста тәрәзәләр” акциясе 21.04.2016

“Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында мәктәптә “чиста тәрәзәләр” акциясе уздырылды. Акция барышында укучылар сыйныф тәрәзәләрен чистарттылар.
-
“Бердәм Тукай дәресләре” 20.04.2016

Мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Бердәм Тукай дәресләре” уздрылды. Әлеге дәресләрдә укучылар Тукай иҗатына багышланган викториналарда катнаштылар, әкиятләрен карадылар, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Дәрес безнең милли гимныбызга әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Шәфкатьлелек акциясе” 20.04.2016

“Язгы шәфкатьлелек акциясе” кысаларында мәктәп күләмендә дә шәфкатьлелек акциясе уздырылды. Иртән укучылар үзидарәсе членнары һәр сыйныфта “нәрсә ул шәфкатьлелек?” дигән темага әңгәмә уздырдылар, укучыларга шәфкатьлелек эмблемалары тараттылар һәм көн дәвамында һәр укучының яхшы эшләр генә эшләргә тиеш икәнлеген искәрттеләр.
-
“Фәнгә тәүге адымнар”! 19.04.2016

Мәктәп күләмендә “Фәнгә тәүге адымнар” исемле фәнни-гамәли конференция уздырылды. Конференциянең төп максаты: фәнни эшләрне эшләргә, аларны башкарган укучыларны башкалар алдында чыгыш ясарга өйрәтү иде. Әлеге конференциядә 2 секция эшләде. Беренче секция филология буенча эшләсә, икенче секция төгәл фәннәрне үз эченә алды. Конференция ике көн дәвам итте: беренче көнне укучылар проект эшләре белән чыгыш ясадылар, ә икенче көнне фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.Әлеге конференциядә барлыгы 22 укучы чыгыш ясады. Конференциядә чыгыш ясаучы укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Язгы шәфкатьлелек атнасы” 18.04.2016

Мәктәп күләмендә язгы шәфкатьлелек атнасы игълан ителде. Укучылар әлеге атналыкның планы белән таныштырылды һәм башлангыч сыйныф укучылары белән атналыкны ачу тантанасы оештырылды. Әлеге атналыкны ачучы укучылар яшьтәшләрен миһербанлы булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булырга чакырдылар.
-
Габдулла Тукайга 130 ел 18.04.2016

Район һәм мәктәп күләмендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган конкурслар дәвам итә. Район күләмендә уздырылган “Тукай укуларында” укучыларыбыз актив катнашты, нәтиҗәләре дә бар: “Фәнни эшләр” буенча 10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә 2 урынны, Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурсында 7 сыйныф укучысы Сабиров Рамил 2 урынны алдылар, ә Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча, “Иң заманча куелган сәхнә әсәре” номинацясендә, 3 сыйныф укучылары җиңүче булдылар.
Республика күләмендә узган “Илһам” бәйгесендә дә җиңүчеләреләребез бар. 11 сыйныф укучысы Агзамова Рәсүлә, 4 сыйныф укучылары Багауетдинов Ирек, Гарипова Гөлияләр Казан шәһәрендә узган танатанада катнашып әлеге конкурсның җиңүче дипломнарына ия булдылар. Шулай ук Агзамова Рәсүлә КФУ каршында татар теленнән узган төбәкара олимпиадада катнашты һәм 3 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
«Шигырь бәйрәме» 15.04.2016

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайны искә алу көне уздырылды. Әлеге уңайдан мәктәп күләмендә шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйгедә барлыгы 22 укучы чыгыш ясады. Иң матур шигырь сөйләүчеләр - 8 сыйныф укучысы Салахетдинова Эльвина һәм Закирова Миләүшәләр. Призлы урын яулаучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Сынау имтиханнары 13.04.2016

9 сыйныфлар математика фәненнән сынау тестлары эшләделәр.









