муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
“Инглиз хәрефләре бездә кунакта” 08.11.2016

Инглиз теле атналыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары арасында “Инглиз хәрефләре бездә кунакта” дип исемләнгән чара узды. Әлеге хәрефләрдән күргәзмә ясалды.
-
Инглиз теле атналыгы башланды. 07.11.2016

Мәктәп күләмендә инглиз теле атналыгы игълан ителде. Иртәнге линейкада инглиз теле укытучысы Гөлнар Мударисовна атналыкның программасы белән таныштырды һәм укучыларны атналыкта актив катнашырга чакырды.
-
Интернет конкурсларда да катнашабыз. 06.11.2016

Укучыларыбыз район, республика күләмендәге конкурсларда гына катнашып калмыйча, интернет конкурсларда да катнашып грамоталар алалар. Учи.ру сайтында рус теленнән олимпиадада катнашып 3 сыйныф укучылары дипломнарга ия булдылар.
-
Армспортта призлы урыннар алдык. 05.11.2016

Татарстан беренчелегенә Түбән Кама шәһәрендә узган армспорт ярышында мәктәбебез укучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында узган ярышта Галимуллин Айнур, Багауетдинов Альфир һәм Хабибрахманов Русланнар призлы урыннарга ия булдылар. Алга таба да сынатмагыз егетләр!
-
“Детская общественная приемная” 03.11.2016

Бала хокукларнын яклау буенча ярдәмче Ләйлә Мубаракова 1-6 сыйныф укучылары өчен укучыларның хокуклары һәм бурычлары дигән темага әңгәмә уздырды. Шулай үзе катнашучы “Детская общественная приемная” республика проекты турында укучыларның кабат исенә төшерде.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик!” 02.11.2016

Эзтабарлар өчен “Мин җәяүле” дип исемләнгән квест уздырылды. Әлеге квеста укучылар үзләренең юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр.
-
Бездә - кунаклар! 01.11.2016

Мәктәбебезгә район полиция бүлегеннән Лилия Мухаммедовна һәм Айрат Рафаэлевичлар килде. Алар укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар, районда узучы “Көзге каникул” акциясе турында сөйләделәр, укучыларны юлларда тәртипле йөрергә чакырдылар.
-
Педагогик киңәшмә. 01.11.2016

Укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 1 чирек нәтиҗәләре, ЕГЭ һәм ОГЭ ларга әзерлек мәсьәләләре каралды, белем күтәрү курсларында булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланды. "Дәрес һәм укучы сәламәтлеге" темасына мастер-класс үткәрелде.
-
“Көзге бал” 28.10.2016

9-11 сыйныф укучылары өчен көзге балда бәйрәм иттеләр. Һәр сыйныф “көз патшабикәсе” дип исемләнгән театраль тамаша күрсәттеләр һәм концерт номерлары бүләк иттеләр. Күңелле уеннар, кызыклы ярышлар бәйрәмдә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан бәйрәм дискәтүге оештырылды
-
“Саумы, алтын көзем!” 27.10.2016

5-8 сыйныф укучылары өчен “Саумы, алтын көзем!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичәдә һәр сыйныфтан көз кызлары һәм егетләре үз маскаларын якладылар. Икенче өлештә сыйныф командалары арасында ярыш булды. Уеннар концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Уен ахырында командаларга мәктәп грамоталары тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны арттында дәвам итте.









