МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Укучыларның гомуми җыелышы.
Опубликовано: 15.10.201114 октябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Җыелышны мәктәбебезнең президенты Шарипова Гөлнур алып барды. Беренче көн тәртибе буенча мәктәбебезнең психологы Динә Мәүлитовна чыгыш ясады. Ул үз чиратында балаларга авыр проблемалардан арынуның ысулларын аңлатты. Икенче көн тәртибе буенча район эчке эшләр бүлегеннән килгән хезмәткәрләр чыгыш ясады. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Наил Нурисламович райондагы яшүсмерләрнең җәйге чорда үз – үзләрен тотышлары һәм балигъ булмаган балалар арасындагы җинаятьчелекне булдырмау чаралары турында аңлатып үтте. Ә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия секретаре Алсу Мифтахова комиссия эшчәнлеге турында аңлатты. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна мәктәп таләпләрен кабат укучыларның исенә төшерде, укучылар өчен кагыйдәләрнең үтәлергә тиешлегенә зур басым ясады. Директор урынбасары Гөлнур Ильясовна укучыларның җәйге чордагы хезмәт тәрбиясе буенча эшчәнлекләренә анализ ясады. Иң яхшы эшләгән укучыларны атап үтте. Калган көн тәртипләрендә президент Шарипова Гөлнур 2010 – 2011 нче уку елында укучылар оешмасы эшчәнлегенә анализ ясады һәм фикер алышуларга күчте. Һәр класс узган елгы эшчәнлекләренә анализ ясады. Җыелышта 2011-2012 нче уку елына “Аргамак” укучылар оешмасының еллык эш планы да кабул ителде.
К списку новостей










