МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 361 362 363 364 365 366 ( 367 ) 368 369 370 >>
-
Россиядә урта белемне алу түләүле булачак! 25.05.2011

Россиядә урта белемне алу һәм медицина түләүле булачак! Әлеге карарны "Бердәм Россия" партиясе бердәм хуплады һәм закон үз көченә керде.
Мәктәпләрнең яшәү-яшәмәве хәзер бары тик мәктәптәге укытучылар коллективыннан гына бәйле булачак. Ягъни үзләрен үзләре туйдыра алган мәктәпләр генә яшәп калачак - хөкүмәт мәктәпләрдә рус теле, математика, физкультура, инглиз теле, тарих кебек фәннәрне укыту өчен түләүне генә үз өстендә калдырды. Балалары рәсем ясарга, җырларга, компьютер нигезләренә өйрәнсен һәм тиешле белем алсын өчен агымдагы елның 1 сентябреннән ата-аналар хәзер мәктәпкә акча түләргә тиеш булып чыга. Бер баланы тиешенчә укыту өчен ата-анага аена 20-25 мең сум чамасы акча кирәк булачак.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2011

Бәйрәмнең бүген бездә
Иң зуры, иң олысыЧәчәкле май көнендәЯктысы һәм җылысы. -
Презентацияләр бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы 23.05.2011

Бүген мәктәп директоры Бариева Г.Г. тантаналы шартларда компьютер презентацияләре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде
-
11 сыйныфта имтиханнар башланды 20.05.2011

Бүген татар теленнән имтихан белән 11 сыйныфларда имтиханнар башланды. Аларга уңышлар телибез.
-
Без варислар 20.05.2011

19 май көнне 5 сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлеге сафларына кабул итү тантанасы булды. 5 сыйныф укучылары иптәшләре алдында укуда да, хезмәттә дә тырыш укучылар булырга, олыларга һәм кечеләргә ярдәмчел булырга сүз бирделәр.
-
Табигать кочагына экскурсия 19.05.2011

19 нчы май көнне 5 сыйныф укучыларын вариска кабул иткәннән соң, мәктәбебезнең барлык укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар.
Табигать кочагында төрле спорт уеннары уйнап, учак ягып, тәмле ашлар пешереп ашап, күңелле генә ял итеп кайттылар. Укучыларыбызга бу көн бик ошады, алар күңелендә истәлекле балачак мизгелләре уелып калды.
-
Хуш, «Мичурин»! 19.05.2011

Бөрбаш урта мәктәбе коллективы үзенең яраткан биология укытучысы Зөфәр Хилалетдин улы белән хушлашты. Ул 38 ел буе Бөрбаш урта мәктәбендә балаларга табигать серләрен өйрәтте. Тирә – яктагы шаулап үскән урманнарда, шау чәчәкле бакчаларда аның да өлеше бар
-
Компьютер презентацияләре бәйгесе 18.05.2011

Бүген, 18 май көнне мәктәптә компьютер презентацияләре бәйгесенең I этабында җиңү яулаган укучылар җиңүчене ачыклау өчен бәйгедә катнаштылар. Иң яхшы дип табылган 18 презентация авторы төп бүләк - "Байтик" лагерына путевка өчен көрәштеләр.
-
Гомуми җыелыш 18.05.2011

18 нче май көнне мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булды. Җыелышта президент, министрлар еллык эшкә отчёт ясадылар. Класс старосталарының чыгышларын тыңладылар.
-
Яшелләндерү өмәсе 15.05.2011

Бүген 14 май көнне дәресләрдән соң барлык мәктәп коллективы һәм укучылар яшелләндерү эшенә алынды. Авыл тирәсенә якынча 1 мең 500 яшь үсенте утыртылды.










