МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 361 ( 362 ) 363 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
“Сөмбелә” бәйрәме
08.10.2011
6 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары әти – әниләр белән берлектә “Сөмбелә” бәйрәме үткәрде. Башта һәр класс үзләренең әзерләнгән сценарийлары буенча, “Сөмбелә” бәйрәмен әти – әниләргә тәкъдим иттеләр. Аннан соң бәйрәм табын янында дәвам итте.
-
Мәктәптә укытучылар бәйрәме 05.10.2011

5 октябрь көнне укучылар мәктәпкә гадәттәгедән иртәрәк килделәр. Чөнки бу көн бәйрәм – Укытучылар көне. Укучылар һәр укытучыны ишек төбеннән матур теләкләр белән каршы алдылар, кулларына җылы эчтәлекле, бәйрәм открыткалары тапшырдылар. Ул көнне мәктәбебездә укытучылар хөрмәтенә матур җырлар яңгырап торды. Дәресләрдән соң 5 һәм 11 сыйныф укучылары укытучыларыбызны кабат хөрмәтләп концерт тапшырдылар. Әлеге зур бәйрәмгә мәктәбебездә эшләп чыккан ветеран укытучылар да чакырылды.
-
Укытучылар көне белән коллегалар!
05.10.2011
Хөрмәтле коллегалар! Бәйрәм белән сезне. Һәрберегезгә тыйнак һәм белемле укучылар белән эшләргә язсын. Сәламәтлек, зур уңышлар юлдаш булсын!
Бөрбаш урта мәктәбе укытучылары коллективы.
-
Педсовет
04.10.2011
3 нче октябрь көнне Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар коллективы педагогик киңәшмәгә җыйналды.
Беренче көн тәртибе буенча 2011- 2011 нче уку елындагы эшчәнлеккә анализлар ясалды. Еллык эшкә анализларны уку һәм укыту буенча - уку һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Әнисә Камилевна чыгыш ясаса, тәрбия эше буенча- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Ильясовна чыгышлары тыңланды.
-
Поздравление министра образования и науки Республики Татарстан Альберта Гильмутдинова с Днем учителя
03.10.2011
Уважаемые коллеги!
Дорогие учителя, воспитатели, педагоги дополнительного и профессионального образования, ветераны педагогического труда!
В канун Международного Дня учителя я от всей души поздравляю вас с профессиональным праздником!
Сегодня в системе образования Татарстана работают более 50 тысяч талантливых педагогов, отдающих все свое время, знания и доброту детям. Каждый второй учитель республики имеет государственные и отраслевые награды. И мы по праву этим гордимся.
-
Безнекеләр Бөтенроссия яшь урманчылар съездында 02.10.2011

Безнекеләр Бөтенроссия яшь урманчылар съездында
-
Бәйрәмегез белән хөрмәтле өлкәннәребез!
01.10.2011
1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан укучыларыбыз авылыбызның барлык әби – бабайларына котлау открыткалары ясадылар. Һәммәсенең өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Җылы сүз җан эретә дип юкка гына әйтмәгәннәр, укучыларыбызның изге теләкләреннән өлкәннәребезнең күңелләре булып, кайберләре телефон аша олы рәхмәтләрен җиткерделәр, Безгә дә изге теләкләрен юлладылар. -
Әти-әниләр җыелышы 01.10.2011

30 нчы сентябрь көнне мәктәптә ата – аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта район үзәк болницасыннан балалар һәм яшүсмерләр табибы Фәридә Илгизовна, район социаль яклау бүлегеннән психолог Ләйсән Хөрмәтулловналар катнашты. Алар әти – әниләргә үзләренең киңәшләрен гыйбрәтле хәлләр аша җиткерделәр. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна ата – аналар белән балаларның туклануы хакында да сөйләшү алып барды.
-
Мәчеттә өлкәннәр көне 01.10.2011

Өлкәннәр көне уңаеннан мәчеттә белем көне билгеләп үтелде. Бу көнне авылыбыз өлкәннәре Җәлил хәзрәт тарафыннан вәгазь тыңладылар. Җәлил хәзрәт 1 октябрь көнен – мәчеттә белем көне итеп игълан итте. Авылыбыз өлкәннәрен мәчеткә укырга чакырды.
-
Поздравляем всех учителей с профессиональным праздником!
30.09.2011
Здравствуйте, коллеги!
Поздравляем всех учителей с профессиональным праздником!










