МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 371 ) 372 373 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
Волейбол ярышлары
03.05.2011
29 нчы апрель көнне Норма авылында, Сабиров Ленар истәлегенә үткәрелгән волейбол ярышларында, 1996 — 97 нче елгы кызларыбыз командасы III урынны яулап кайттылар. Команданың тренеры Рөстәм Шайдуллович та мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
“Спорт сөюче гаилә”
02.05.2011
1 нче май көнне Мифтаховлар гаиләсе район күләмендә , әти – әни һәм балалар арасында үткәрелгән спорт ярышында катнашып кайттылар.
-
Мәктәп коллективы өмәдә 01.05.2011

30 апрель барлык класс укучылары һәм укытучылар дәресләрдән соң язгы өмәгә чыктылар. Мәктәп яны, авылдагы чишмәләр яны чистартылды, чүп-чардан арындырылды.
-
“Г.Тукай шигырьләрен иң оста башкаручы” конкурсы 30.04.2011

29-апрельдә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Гафарова Гөлгенә районда уздырылган “Кызыклы шигырьләр” һәм “Г.Тукай шигырьләрен иң оста башкаручы” конкурсларында катнашты. Әлегә кадәр без Гөлгенәне оста җырчы буларак белсәк, хәзер ул үзен нәфис сүз остасы буларак та танытты.
-
Парламент дәресләре 29.04.2011

Бүген классларда парламент дәресләре үтә. Дәресләрне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гиниятуллина Р. М. үткәрә
-
1 май бәйрәме белән! 29.04.2011

Хөрмәтле хезмәттәшләр, укучылар Сезне 1 май бәйрәме белән тәбрик итәбез
-
Парклар маршы - 2011 28.04.2011

Мәктәбебездә парклар маршы үткәрелде. Быелгы бәйрәм Балтач тыюлыгының -10 еллык юбилее үткәрелү белән дә истәлекле иде
-
Чернобыль авариясенә - 25 ел 27.04.2011

Мәктәптә Чернобыль авариясенә - 25 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә. Компьютер презентацияләре һәм Чернобыль атом станциясенә, анда булган вакыйгалар тасвирланган видеоязмаларны файдаланып, югары сыйныф укучылары барлык сыйныфларда лекцияләр сөйләделәр.
Әлеге авариянең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз һәм авылдашыбыз Муратов Равил абыйлары белән таныштырдылар.
-
Без Тукайлы халык 26.04.2011

Мәктәптә Габдулла Тукайның - 125 еллык юбилее бик зурлап билгеләп үтелде. Бүген 26 апрельдә авыл мәдәният йортында зур кичә үткәрелде. Кичә барышында укучылар Г. Тукай шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. Әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч»
26.04.2011
Мәктәбебезнең 5 класс укучылары Сәләхетдинов Рәдис, Нуретдинов Нияз, Мостафина Алсу, Абдрахманова Алия район күләмендә үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында катнашып, үзләрен сынап кайттылар. Кызганыч, укучыларыбыз алдынгылар рәтенә баса алмадылар.










