МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 361 362 363 364 365 366 367 368 369 ( 370 ) >>
-
Без варислар 20.05.2011

19 май көнне 5 сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлеге сафларына кабул итү тантанасы булды. 5 сыйныф укучылары иптәшләре алдында укуда да, хезмәттә дә тырыш укучылар булырга, олыларга һәм кечеләргә ярдәмчел булырга сүз бирделәр.
-
Табигать кочагына экскурсия 19.05.2011

19 нчы май көнне 5 сыйныф укучыларын вариска кабул иткәннән соң, мәктәбебезнең барлык укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар.
Табигать кочагында төрле спорт уеннары уйнап, учак ягып, тәмле ашлар пешереп ашап, күңелле генә ял итеп кайттылар. Укучыларыбызга бу көн бик ошады, алар күңелендә истәлекле балачак мизгелләре уелып калды.
-
Хуш, «Мичурин»! 19.05.2011

Бөрбаш урта мәктәбе коллективы үзенең яраткан биология укытучысы Зөфәр Хилалетдин улы белән хушлашты. Ул 38 ел буе Бөрбаш урта мәктәбендә балаларга табигать серләрен өйрәтте. Тирә – яктагы шаулап үскән урманнарда, шау чәчәкле бакчаларда аның да өлеше бар
-
Компьютер презентацияләре бәйгесе 18.05.2011

Бүген, 18 май көнне мәктәптә компьютер презентацияләре бәйгесенең I этабында җиңү яулаган укучылар җиңүчене ачыклау өчен бәйгедә катнаштылар. Иң яхшы дип табылган 18 презентация авторы төп бүләк - "Байтик" лагерына путевка өчен көрәштеләр.
-
Гомуми җыелыш 18.05.2011

18 нче май көнне мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булды. Җыелышта президент, министрлар еллык эшкә отчёт ясадылар. Класс старосталарының чыгышларын тыңладылар.
-
Яшелләндерү өмәсе 15.05.2011

Бүген 14 май көнне дәресләрдән соң барлык мәктәп коллективы һәм укучылар яшелләндерү эшенә алынды. Авыл тирәсенә якынча 1 мең 500 яшь үсенте утыртылды.
-
Интернет-форум по подготовке к ЕГЭ и ГИА и итогам Интернет-тестирования
11.05.2011
ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ И УЧЕНИКОВ 6-11 КЛАССОВ
Интернет-форум по подготовке к ЕГЭ и ГИА и итогам Интернет-тестирования учащихся 6-11 классов по общеобразовательным предметам.
В целях эффективной подготовки выпускников к единому государственному экзамену и государственной (итоговой) аттестации в новой форме и привлечению внимания учащихся 6-11 классов к данной форме аттестации 18 мая 2011 г. проводится Интернет-форум.
-
Берничә атнадан республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру башлана
10.05.2011
Берничә атнадан республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру башлана. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание нигезендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 14 июньгә кадәр билгеләнгән.
-
Митинг 08.05.2011

8 май көнне Бөрбаш авыл җирлеге, күмәк хуҗалык һәм мәктәп коллективы белән берлектә Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Митингка сугыш һәм тыл ветераннары килгән иде.
-
Сугыш ветераны Нурҗиһан апада кунакта 07.05.2011

5 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны һәм классташлары Адиләнең әбисе Хөснетдинова Нурҗиһан апада кунакта булдылар.










