МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
“Мин әтиемне төшемдә күрдем”
Опубликовано: 16.10.2011Авылыбыз мәдәният йортында, 14 нче октябрь көнне, “Мин әтиемне төшемдә күрдем” дип исемләнгән тема астында сугыш чоры балаларын хөрмәтләү йөзеннән , шул елларда туган өлкәннәребез кунакка чакырылды. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да катнашты. Чараны мәдәният йорты директоры Хөсәенова Рәзилә алып барды. Бу чор балаларына хәзер 70 – 80 яшь . Алар яшь аралаш үзләренең балачакларын искә төшерделәр. Балаларга гыйбрәт итеп сөйләделәр. Укучыларыбызга бу тормышның кадерен белергә, акыллы булырга, әти – әниләрнең, укытучыларның сүзләрен тыңларга, тәртипле булырга өндәделәр. Тантаналы өлештән соң, өлкәннәребез табынга чакырылды. Аларны хөрмәтләү мул табыннар артында дәвам итте.
К списку новостей










