• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Альберт Гыйльметдинов: Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш

Опубликовано: 25.08.2012

“Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш. Ә күпчелек очракта анда тормыш төшке сәгать икедән соң тынып кала”, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадыш районында “Дәрестән соң мәктәп” дигән темага багышланган укытучыларның төп август киңәшмәсендә. Мәктәпкә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәләтен ачарга ярдәм итү бурычы йөкләнә дигән сүз бу.

 

Сер түгел, соңгы вакытта мәктәпләрнең дә, ата-аналарның да күзенә бердәм дәүләт имтиханнарыннан башка берни күренми башлады. Баланың мәктәптән аттестат алып чыгуы барыннан да мө­һимрәк. Укый гына күрсеннәр дип, ата-аналар газизләренә эш кушарга куркып тора хәзер. Белем йортларының күбесе хезмәткә өйрәтү дигән нәрсәне онытып бара. Билгеле, моңа мәктәп комбинат­ларының ябылуы, хезмәт дә­ресләренең кимүе дә сәбәпче булгандыр. Бу исә үз чиратында балаларда ялкаулык чиренең тагын да артуына китерде.

– Бездә дәрестән соң эшчәнлек системалы рәвештә алып барылмады, кайдадыр ул бик яхшы оештырылса, кайдадыр бөтенләй юк дәрә­җәсендә. Балаларны хезмәткә өйрәтергә кирәк. Алар көндәшлеккә сәләтле булып үсәр­гә тиеш. Кулга чүкеч, кө­рәк тота белмәү бик начар, – дип белдерде киңәшмәдә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

Хезмәтнең тәрбияви кө­чен, әһәмиятен аңларга барыннан да бигрәк хезмәт базарындагы кадрлар кытлыгы, вуз тәмамлаган яшьләрнең эшкә яраксыз булуы этәргәндер, мөгаен. Президент тракторчы, машина йөртүче кебек белгечлекләргә техникумнарда түгел, мәктәптә укытырга киңәш итте. Шул ук вакытта соңгы вакытта укучыларның 9-10 нчы сыйныфларда калмавына да борчылды ул. Бу исә үз чиратында клас­тер системасының өзе­лүенә китерде. Шушы урында республика башлыгы: “Кластерлар системасы булдыру яхшы эш иде, әмма без аны боздык”, – дип искә алды. Президент фикеренчә, укучының урта белем алып, вуз тәмамлап, компетентлык үзәкләрендә тәҗрибә туплавы яхшырак. Ә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерәсе бар әле. Бу шул ук вакытта вузларга да кагыла. Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы, ветеринария академия­­ләрен тәмамлаган егет-кызларның авылга кайтмавы борчый. Анда агроном, зоотехниклар җитми. “Без укыганда курста берничә шәһәр малае булса, калганнары авылдан иде. Авыл балалары үз төбәкләренә эшкә кайта иде. Ә хәзер алар авылга кайтасы дип белмиләр дә. Укыйсың икән, кайтып эшлә инде син”, – дип әйтергә мәҗбүр булды ул. Шәһәрнең алдынгы предприя­тиеләрен исә яшь белгеч­ләрнең белем дәрәҗә­се канәгать­ләндерми. Бу уңай­дан Казан вертолет заводы тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булып тора. Казан авиация институтын тә­мамлаган белгечләр завод таләпләренә җавап бирмәгәч, җитәкчелек бу эшкә үзе кере­шә. “Казан­ның 8 нче гимназиясендә авиамодель юнә­ле­ше буенча тү­гәрәк ачтык. Башта балалар, мәктәпне бетергәч, КАИда мәҗ­бүри укырга туры ки­лә­чәк, дип борчылганнар иде. Берничә айдан түгәрәктә иң сәләтле балалар гына калды. Завод эшчәнлеге, станок­лар белән таныштыру яшь техник­ларның кызыксынуларын тагын да арттырды. Алар горурланып үзләрен “вертолетчылар” дип йөртә башлады.

 

Быел әлеге сыйныфтан 18 укучы КАИга укырга керде”, – дип чыгыш ясады киңәшмәдә завод директоры Вадим Лигай. Аның фикеренчә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен икътисадның төрле тармаклары буенча мәгълүмат бирергә кирәк. Вузга әзерлекне дөрес оештырганда, белгечләр үз һө­нәрләре буенча эшләр, дәү­ләтнең дә, ата-аналарның акчасы җилгә очмас. Моннан предприятие, югары уку йорт­ларының нәрсә эшләргә тиешлеге ачык күренә. Ә мәктәпләр үз чиратында нишләргә җыена икән?

 

Укучыларны эшкуарлык ни­гезләренә, хезмәткә өйрә­­тү, сәләтләрен үстерү максатыннан “Дәрестән соң мәктәп” дигән проект әзерләнде. Мәктәпләрдә төрле төрдәге тү­гә­рәк эшчәнлеге гөрләп торырга тиеш булачак. Проект инде кайбер мәктәпләрдә тормышка ашырыла башлады да. Әмма министр Альберт Гыйльметдинов ассызыклаганча, ул өстәмә белем бирү системасын алыштыра алмаячак. Әлеге кысаларда берничә проект тәкъ­дим ителә. “Минем мәктәбем сәламәтлеге” дигәнендә катнашкан укучылар респуб­ли­каның бер­дәм экологик картасын төзегән. 74 мәктәптән мең ярымнан артык бала даими рәвештә укыган мәктәбе янындагы су, туфрак, һава составын тикшереп тора. Бил­геле, монда укучыларга физика, биология, география кебек төрле фәннәрдән үзләш­тергән белемнәргә таянырга туры килә. Ә “Мәктәпнең IT-ос­таханәсе” проекты балаларны иске компьютерларны ремонтларга өйрә­тә. “Яшел мәктәп” проекты нигезендә укучылар агачлар утыртып, аларны тәрбияләп, шәһәрнең экологиясен яхшыртуга өлеш кертәчәк. Аларның хезмәтлә­ре, бәлкем, фәнгә дә файда китерер. “Дәрестән соң мәктәп” кысаларында һәр белем бирү учреждениесе үз проектын тәкъдим итә ала. Бүген иң яхшы 101 проект билгеләнгән инде. Моннан чыгып, бала­ларның 95 проценты кул эше белән шөгыль­ләнә дип нәти­җә ясарга мөмкин.

 

Сәләтсез бала булмый, ди­ләр. Бары тик аларның нәрсәгә сәләтле булуын ачыкларга, аны үстерүгә булышырга гына кирәк. Түгәрәкләргә килгәндә, барлык ата-ана да баласын анда йөртергә акча тапмаска мөмкин. Әйтик, спорт түгәрәкләренә язылу өчен айга мең сумнан артык акча кирәк. Шулай итеп, ул теләк баланың хыялында гына кала. Шуңа күрә бу проблеманы да хәл итәсе бар әле. Уку йортының кичкә кадәр эшләве ата-ана өчен дә бик яхшы. Бала ышанычлы кулларда, өстәвенә кирәкле эш бе­лән шөгыльләнә. Чөнки күпчелек әти-әни эштән соң кайта бит. Бу, үз чиратында, балалар арасында җинаять­челекнең, тәртипсезлекнең кимү­енә дә китерәчәк. Монысы да бүгенге заман өчен бик мөһим.

 

P.S. Узган ел Мамадыш районы укучылары 22 миллион сум күләмендә продукция җитештергән. Әлеге акча балаларны төшке аш белән тәэмин итү өчен тотылган. Президент мамадышлылар тәкъ­дим иткән “Җир Әлифбасы” дигән проекттан канә­гать калды. Әлеге районның уңышлары башкаларга да үрнәк булып тора.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 166 | 22.08.2012

Источник: http://matbugat.ru/news/?id=6496

К списку новостей