• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Сингапурча түгел, Татарстанча эшлик

Опубликовано: 19.09.2012

 

”Сингапурча эшлибез” (15 август, 2012 ел) дигән мәкаләгә кайтаваз

 

Мин югары категорияле укытучы. Гомерем мәктәптә үткәнгә, бу хакта әйтергә хакым бар. Яңалыкларга каршы түгел мин. Ләкин аларга сак килергә иде. Андый “яңа укыту алым­нары”на мәктәп болай да муеннан баткан бит инде. Һәр елны, укытырга тынычлык бирмичә, республика күләмендә кертәсе тү­гелдер аларны. Әлегә хәтле кергән яңалыкларга безнең респуб­лика шартларында отышлымы ул, әллә үз педагогларыбызныкы күбрәк нәти­җә би­рәме, шуңа нәти­җә ясыйсы иде. Бөтен дөнья­да кызыксыналар дип кенә ашыгасы тү­гел, игътибарны укыту формасына түгел, ә тәрбиягә ныграк юнәлтергә кирәк. Мәка­ләдән аңла­вымча, бөтен яңалык – беренчедән, өй эшлә­рен көн дә эшләү, дәрестә түгәрәкләнеп тезелешеп утыру (бер-берсенең йөзен күрү), атна ахырында өй эшләрен бәйсез жюрига тапшыру. Әйе, заман яңа техноло­гияләр та­ләп итсә дә, мондый алымнарны “яңа техноло­гия­ләр” дип әйтеп булмыйдыр. “Бу алымның төп максаты – сыйныфтагы барлык укучыларны да уку процессына җәлеп итү. Традицион укытканда, дәресләр лекция рәвешендә генә үтә. 45 минут буена нибары ике-өч укучы гына катнашып өлгерергә мөмкин. Ә бу система буенча дәрестә бөтен сыйныф катнашырга, һәр ба­ланың җавабы тыңла­нырга тиеш”, – диелә мәка­ләдә. Бу фикер бе­лән тулысынча килешмим. Уку­­чы­ларның актив эшләве дә­рестә ничек утыруга карамый, укытучының ос­талы­гына бәйләнгән. Аннан килеп бәйсез жюри составында кемнәр булачак? Гому­мән, бездә “бәйсез” жюри була аламы икән? Ә индивидуаль якын килеп эшләү­не кая куябыз? Бәлки, бу яңа алым махсус мәктәпләр өчен әйбәттер дә. Гомуми мәктәптә мондый тышкы формалар бе­лән мавыгу эш процессында бертөр­ле­лектән качу өчен си­рәк-ми­рәк кулланылырга мөм­­кин. Традицион метод бе­лән укыту әле ул лекция формасында дә­рес алып бару дигән сүз түгел. Гомумән, лекция формасы югары сыйныфларда гына, анда да күп мәгъ­лүмат бирәсе теория дәреслә­рендә генә бик сирәк кенә кулланылырга тиеш. Мәктәп баласы ул студент түгел. Үзем эшләгән мәктәпләрдә лекция формасындагы дәресләр би­рү­че мө­галлимнәр никтер истә калмаган. Рә­хәтләнеп бөтен баланы да кырык биш минут буена бик актив катнаштырып, ме­нә ди­­гән нә­тиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик укытучының үз эшенең чын остасы булуына бәйле бу. Тү­гәрәктә утыру ди­гәннән, бу форма үзебезнең атаклы замандаш мөгаллим­нә­ребезнең методикасында да еш очрый: В.Казыйханов методикасы, Р.Нигъ­­мә­­туллина һ.б галимнәребез методикасында да очратырга була (мин әле ана телен укыту буенча гына мисаллар китерәм.)

 

Тарихка күз салсак та, үзе­безнең мәгъри­фәтчелә­ребез хезмәтләреннән күплә­гән ми­­саллар ките­рә алабыз. Аннан килеп, бездә бит әле укытучының икешәр журнал да (кәгазь һәм электрон) тутырасы бар. Күз алдына ки­терә­сезме укытучының түгә­рәк ур­тасында һәр көнне һәр дәрестә журнал тутырып утыр­ганын? Ә мин ки­терә алмыйм. Ә бер-берсенең йөзлә­ренә карап утыру өчен генә түгәрәккә утыру әллә нинди яңалык тү­гел.

 

Белем алу – концерт кую түгел ул. Белем алу – энә белән кое казу. Традицион утыру отышлырак түгел ми­кән әле?! Алдагы сыйныф­ташың­ның аркасы ябык пространство хасил итә. Эшләү өчен, әгәр шулай дип әйтергә яраса, кечкенә генә үз психологик территори­яңне булдыра, ягъни ба­шыңны тотып уйланырга да, ручка башын чәйнәп онытылып эшкә би­релергә дә, борының йомшарса, кулъ­яулыгыңны чыгарып, кешегә сиздерми генә сөртеп алырга да уңайлы шарт ул. Мин, мәсәлән, кеше күзе төбәлеп торганда уйга чума алмыйм. Бигайбә.

 

Үзе­безнең татар галимнә­­ренең укытучыларга тәкъ­­дим иткән алымнарын алгарак сөрергә кирәк. Алар бит Татарстан шартларын, мондагы рухи ха­ләтне, тышкы һәм эчке мөмкинлек­ләрне, милли тради­цияләрне искә алып эшләнгән.

 

Сингапурча укыту буенча мәкалә укып кына фикер йөртә диючеләр булыр. Чын кү­ңелем­нән әйтәм, туйдырды ул төп эштән аерып, зурдан кубып башланган яңалыклар. Аларны шулай дәррәү кубып башлыйлар да, бала яңа уенчык белән уйнап туйган кебек, ярты елдан оныталар. Ә бу бик кыйммәтле вакытны ала. Бала тәрбияләүдә һәм тирән белем бирүдә Сингапурча түгел, Татарстанча эшлик.

 

Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 185 | 19.09.2012

Источник: http://matbugat.ru/news/?id=6642

К списку новостей