МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Ир – егетнең ватан алдында бурычы 20.02.2013

19 февраль көнне Афганстанда хезмәт иткән, бүгенге көндә район прокуроры урынбасары булып эшләүче, авылдашыбыз Шарифуллин Фәрит Гомәрович белән очрашу булып үтте. Фәрит абый үзенең армиядә ничек хезмәт итүләрен укучыларыбызга сөйләп күрсәтте. Нинди генә авырлык килсә дә, куркып калмаска, ул синең язмышың икәнне аңларга кирәклекне төшендерде.
-
“Бер күрешү – үзе бер гомер” 17.02.2013

16 февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбен 44, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе булып үтте. Бик күп кунаклар кайтты. Очрашуга килгән классташлар яңа мәктәпкә һәркайсы бүләкләр белән килгәннәр. Алар сәхнәгә менеп күңелләрендә булган изге хисләрен җиткерделәр, матур теләкләр теләделәр, укыткан укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр
-
Хоккей ярышы 17.02.2013

Елдагы традиция буенча, “Балкыш” кибете хуҗасы Гыйльмулла Хайруллин быел да хоккей ярышы уздырды. Ул Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның кияве. Башта укучыларыбыз Габдулла Гарифуллинның каберенә венок куеп кайттылар. Кызганыч,әлеге хоккейда безнең укучыларыбыз командасы җиңүләргә ирешә алмады
-
«IT-ЧЕМПИОН» 16.02.2013

Республикабыз халкы арасында электрон формада күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен популярлаштыру максатыннан «IT-ЧЕМПИОН» конкурсы игълан ителде.
Бүген мәктәптә класс җитәкчеләре «IT-ЧЕМПИОН» конкурсы шартлары белән таныштылар. Классларда укучыларны таныштыру өчен күрсәтмә әсбаплар таратылды.
-
Aчык дәрес 15.02.2013

14 нче февраль көнне ТИН укытучысы Рим Фәргатович 8 сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте. Гадәттән тыш хәлләр темасы астында үтте дәрес. Рим Фәргатович дәресне яңа технологияләр кулланып, кызыклы итеп алып барды. Укучылар үз фикерләрен җиткереп, дәрестә бик актив катнаштылар. Дәрес бик оешкан төстә үтте.
-
“ФОРПОСТ” 15.02.2013

15 нче февраль көнне Чепья мәктәбендә ФОРПОСТ отрядларының районкүләм ярыш булып үтте. Саф һавада үткән ярыш – уеннар укучылар өчен бик кызыклы булган. Алар рәхәтләнет уйнадык, ял иттек дип кайттылар.
-
Солдат киңәше 13.02.2013

12 февраль көнне 8, 9, 10,11 сыйныф укучылары армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетебез - Каримуллин Айдар белән очрашу үткәрделәр. Айдар укучыларыбызга туган җирдән, туганнардан күпмедер вакыт аерылып тору , үзеңдә тагын да уңай сыйфатлар булдыруын, аларны сагыну, кеше күңелендә тагын да изге хисләрне арттыруына төшендерде. Армия хезмәтеннән курыкмаска, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнгән егетләргә армия хезмәтенең күпмедер дәрәҗәдә җиңел булуын аңлатты
-
“Йолдызлык” 13.02.2013

14 нче февраль көнне мәктәбебезнең җырчы кызлары Сагатдинова Эльмира, Исрафилова Алия, Гиниятуллина Рүзия район мәдәният йортына “Йолдызлык” бәйгесенә барачаклар. Кызларыбызга зур уңышлар телик!
-
Спектакль 12.02.2013

12 нче февраль 6 нчы сыйныф укучылары М.Иәһдиевнең, “Без кырык беренче ел балалары” спектаклен карарга район мәдәният йортына бардылар. Әсәрне алар яратып карадылар һәм артистлар белән истәлеккә фотога да төштеләр.
-
Хоккей, хоккей 11.02.2013

9 февраль көнне районның җыелма командасы Алабуга шәһәренә хоккей ярышына бардылар. Командага иң оста уйнаучы егетләр җыйналды.Анда безнең укучыбыз Нурмухаметов Солтан да бар. Әлеге ярышларда районыбыз командасы III урынны яулап кайтты. Молодцы егетләр! Алдагы ярышларда тагын да зур уңышлар телибез!










