МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Солдат киңәше
Опубликовано: 13.02.201312 февраль көнне 8, 9, 10,11 сыйныф укучылары армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетебез - Каримуллин Айдар белән очрашу үткәрделәр. Айдар укучыларыбызга туган җирдән, туганнардан күпмедер вакыт аерылып тору , үзеңдә тагын да уңай сыйфатлар булдыруын, аларны сагыну, кеше күңелендә тагын да изге хисләрне арттыруына төшендерде. Армия хезмәтеннән курыкмаска, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнгән егетләргә армия хезмәтенең күпмедер дәрәҗәдә җиңел булуын аңлатты. “Армиягә киткәнче кеше бер төрле, армиядән кайткач бөтенләй икенче төрле була икән. Армиядә үзең начар булмасаң сиңа берәү дә начарлык эшләми икән”,- дигән фикерләрен җиткерде. Айдар шуның кадәр аңлаешлы һәм матур итеп сөйләде, барлык укучылар да аннан күзләрен алмыйча, тыныч кына тыңлап, Айдарның фикерләрен күңелләренә салып утырдылар. Айдар мәктәптә укыганда да иң актив егетләребезнең берсе иде. Ул укучылар үзидарәсендә хәтер министры вазыйфасын башкарды. Дуслары белән уртак тел табып, Айдар кушкан эшне вакытында оештырып, җиренә җиткереп башкара торган,сүз тыңлаучан егет иде. Бәлки аның шушы сыйфатлары армиядә үзенә җиңеллек китергәндер. Рәхмәт Айдар. Киләчәктә зур уңышлар сиңа, тормышта үз урыныңны табып, дөреслек белән, тәртипле булып яшә
К списку новостей










