МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Солдат киңәше 13.02.2013

12 февраль көнне 8, 9, 10,11 сыйныф укучылары армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетебез - Каримуллин Айдар белән очрашу үткәрделәр. Айдар укучыларыбызга туган җирдән, туганнардан күпмедер вакыт аерылып тору , үзеңдә тагын да уңай сыйфатлар булдыруын, аларны сагыну, кеше күңелендә тагын да изге хисләрне арттыруына төшендерде. Армия хезмәтеннән курыкмаска, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнгән егетләргә армия хезмәтенең күпмедер дәрәҗәдә җиңел булуын аңлатты
-
“Йолдызлык” 13.02.2013

14 нче февраль көнне мәктәбебезнең җырчы кызлары Сагатдинова Эльмира, Исрафилова Алия, Гиниятуллина Рүзия район мәдәният йортына “Йолдызлык” бәйгесенә барачаклар. Кызларыбызга зур уңышлар телик!
-
Спектакль 12.02.2013

12 нче февраль 6 нчы сыйныф укучылары М.Иәһдиевнең, “Без кырык беренче ел балалары” спектаклен карарга район мәдәният йортына бардылар. Әсәрне алар яратып карадылар һәм артистлар белән истәлеккә фотога да төштеләр.
-
Хоккей, хоккей 11.02.2013

9 февраль көнне районның җыелма командасы Алабуга шәһәренә хоккей ярышына бардылар. Командага иң оста уйнаучы егетләр җыйналды.Анда безнең укучыбыз Нурмухаметов Солтан да бар. Әлеге ярышларда районыбыз командасы III урынны яулап кайтты. Молодцы егетләр! Алдагы ярышларда тагын да зур уңышлар телибез!
-
Оборона спорт айлыгы чаралары 09.02.2013

Мөктәбебездә оборона-спорт айлыгы чаралары мылтыктан ату ярышлары белән башланып китте.
-
Хоккей бәйгесе 09.02.2013

Бүген мәктәпнең боз мәйданчыгында Бөрбаш, Субаш, Шубан авылы командалары арасында хоккей бәйгесе
-
Лыжня России 09.02.2013

9 февраль көнне мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар коллективы, “Россия чаңгы юллары “ көне үткәрде. Шушы чарада катнашып,призлы урыннарны алган укучыларыбыз да билгеләнде. Менә алар: Сәфәргалиев Азат - 1 нче, Гафиятуллин Винер- 2 нче, Хайруллин Айнур - 3 нче килделәр. 1-5 нче класслар арасыннан Гильмуллин Рифат 1-нче, Гарифуллин Марат- 2 нче, Акбиров Инсаф – 3 нче урын. Дүшәмбе көнне линейкада бу укучыларыбызны бүләкләп үттеләр. Шунысы кызыклы булды, иң ахырдан килгән чаңгычыбыз - 1 класс укучысы Хаҗиев Дәнискә директорыбыз бүләкне иң беренче тапшырды.
-
8 сыйныфлар концерты 08.02.2013

8 февраль көнне 8 сыйныф укучылары “Туган телем, туган җирем” темасы астында иҗат концерты куйдылар. Концертта яңа матур биюләр биеделәр, яңа җырлар башкардылар. Концерт бик матур үтте
-
Открытый урок для 5го класса на тему "Чередование звуков" 08.02.2013

8 февраля учитель русского языка и литературы Г.Т. Валиева провела открытый урок для 5го класса на тему "Чередование звуков". Целью урока было сформировать у учеников понятие о чередовании звуков, отрабатывать орфографическую и пунктуационную грамотность.
-
Оборона спорт айлыгы чаралары 08.02.2013

Оборона спорт айлыгы чаралары










