МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Озын толым конкурсы
Опубликовано: 21.03.2014Март – гүзәллек ае. Шушы матур айда мәктәбебезнең чибәр, сөйкемле, уңган кызлары өчен без матур һәм кызыклы бәйге - “Озын толым” бәйгасе оештырдык. Безнең мәктәбебездә кыска чәчле бер генә кыз да юк. Ә иң – иң озын чәчлеләре менә шушы бәйгедә катнашты. Кызларыбызны барлык яктан да сынадык. Алар безгә җиләк – җимешләрдән, салфеткалардан матур бизәлеш, төрле камыр ризыклары ясау, җыр һәм бию осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан бәйгедә катнашучы һәр кыз берсен – берсе уздырып, чәчләрен төрлечә үреп, матур причёскалар да ясап куйдылар. Шулай итеп һәр кыз нинди дә булса аерым бер сәләте белән тамашачыга үзен күрсәтә алды. Соңыннан егетләребез кызларыбызга матур – матур сүзләрен, аларга соклануларын белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Иң озын толымлы кыз - 7 сыйныф укучысы Исрафилова Ләйлә булса, Иң оста чәч үрүче исемен 5 сыйныф укучысы Хаҗиева Динә алды. Бәйгедә катнашкан һәркем үзенә хас бер исемгә лаек дип табылды. Кичә бик кызыклы һәм истә калырлык күңелле үтте
К списку новостей










