МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Әфәрин , Ралия! 01.11.2014

10 сыйныф укучысы Хисаметдинова Ралия республика күләмендә үткән кул көрәше ярышларында катнашып,җиңү яулап кайтты. Ул әлеге ярышларда II урынны алып, диплом белән бүләкләнде. Әфәрин, Ралия, алда да зур уңышлар, зур җиңүләр сиңа. Гел шундый тырыш , көчле, акыллы кыз булып кал! Шулай матур уңышларың белән киләчәктә мәктәбебез данын тагы да югары күтәрсәң иде.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 30.10.2014

Россиякүләм Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре кысаларында 29 һәм 30 октябрь көннәрендә мәктәбебездә класс сәгатьләре үткәрелде
-
Математик сабантуй 30.10.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Математик сабантуй" да булдылар. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар: кроссворд чиштеләр, тапкырлауга мисаллар, кызыклы мәсьәләләр эшләделәр, сан кергән әйтемнәр, мәкальләр әйттеләр. "Квадрат" һәм "Пифагор" командаларындагы укучыларны дуслык берләштерде. "Математик сабантуй" һәр укучыга бик ошады.
-
Бездә кунаклар 28.10.2014

Тәрбиячеләр Һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, 28 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укытучылары Рамилә Шамиловна һәм Динә Мәүлитовналар ачык дәресләр күрсәттеләр. Тәҗрибә уртаклашу, бердәм системалы эш алып бару максатыннан үткәрелгән әлеге ачык дәресләргә районыбызның барлык башлангыч мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр һәм укытучылар килде. Дәресләр ныклы әзерлек белән бик оешкан төстә үтте. Дәрес карага килгән укытучылар һәм тәрбиячеләр соңыннан бергәләп фикер алыштылар, һәркем үзенә кирәкле һәм отышлы моментларны үз эшендә файдаланырга кирәклеккә төшенде һәм аны үз тәҗрибәләрендә дә кулланырга кирәклеген үзләштереп киттеләр. Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары үзләре дә бердәм булып эшләгәндә тәрбия өлкәсендәге эшнең нәтиҗәле булуын, мондый дәресләрнең файдалы һәм кирәкле булуын белдереп киттеләр, рәхмәтләрен сүзләрен җиткерделәр .
-
Ачык дәрес 28.10.2014

Тәрбиячеләр Һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, 28 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укытучылары Рамилә Шамиловна һәм Динә Мәүлитовналар ачык дәресләр күрсәттеләр. Тәҗрибә уртаклашу, бердәм системалы эш алып бару максатыннан үткәрелгән әлеге ачык дәресләргә районыбызның барлык башлангыч мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр һәм укытучылар килде. Дәресләр ныклы әзерлек белән бик оешкан төстә үтте. Дәрес карага килгән укытучылар һәм тәрбиячеләр соңыннан бергәләп фикер алыштылар, һәркем үзенә кирәкле һәм отышлы моментларны үз эшендә файдаланырга кирәклеккә төшенде һәм аны үз тәҗрибәләрендә дә кулланырга кирәклеген үзләштереп киттеләр. Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары үзләре дә бердәм булып эшләгәндә тәрбия өлкәсендәге эшнең нәтиҗәле булуын, мондый дәресләрнең файдалы һәм кирәкле булуын белдереп киттеләр, рәхмәтләрен сүзләрен җиткерделәр .
-
Наркотикларсыз тормыш
28.10.2014
28 нче октябрь көнне волонтёр укучыларыбыз “Мин сәламәт тормыш сайлыйм” девизы астында авылыбыз халкына, тирә-юньдәгеләргә буклетлар таратырга чыктылар. Алар барлык кешеләргә начар гадәтләргә юл куймау, сәламәт яшәү рәвеше алып барулар турында мәгълүматлар биреп, әйләнә – тирәдәге яшь буынга да шулар турында үгет – нәсыйхәтләр бирүләрен үтенделәр.
-
Без – әйдаманнар 27.10.2014

Елдагыча башлангыч сыйныф укучыларына югары класслардан вожатыйлар билгелә. Вожатыйлар атна саен үзләренә билгеләнгән эзтабарлар янында булалар. Алар бергә кызыклы уеннар уйныйлар, бер – берсенә әкиятләр, шигырьләр сөйлиләр, биеп, җырлап та алалар. Шуңа да эзтабарлар вожатый апаларын ашкынып көтеп торалар. Аларга шулай бергә – бергә күңелле. Менә шул максаттан әйдаманнар бергә җыелып фикер алыштылар. Эзтабарлар белән ничек аралашырга, нинди уеннар уйнарга икәнлеге хакында сөйләшеп, үзләренең эшчәнлекләрен планлаштырдылар.
-
Тел язмышы - милләт язмышы 26.10.2014

“Тел язмышы – милләт язмышы” – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның тагын берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Биектау районының Чыпчык авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1994 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфлары ачылды. 2006 һәм 2007 нче елларда татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыктылар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар, төрле вузларда укыдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер ата-аналар балаларын татар сыйныфына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Шунлыктан татар сыйныфлары ябылды. Татар сыйныфлары рус сыйныфлары белән кушылды. БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәсәлән, безнең районыбызда да андый мәктәпләр бар................
-
Профсоюз җыелышы 25.10.2014

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә районыбызның барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүче профсоюз оешмасы вәкилләренең җыелышы булып үтте. Әлеге зур җыенга Казаннан да килделәр. Районыбызда профсоюз оешмасы эшчәнлегенең эшен анализлап үткәннән соң , бергә фикер алышып, эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу җыелышта Казаннан килгән вәкилләргә һәркем үзен кызыксындырган сорауларын биреп, аларга дөрес җавапларын да белеп киттеләр.
-
Сынау имтиханнары 25.10.2014

22-23 октябрь көннәре 9 нчы һәм 11 нче класс укучылары өчен аеруча җаваплы көннәр. Алар бу көнне сынау имтиханнарында үзләренең белемнәрен сынады. Аларга уңышлар теләп калабыз.










