МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Олимпиадалар 27.09.2014

Мәктәп күләмендә фәнни олимпиадалар башланып китте. Олимпиадалар график нигезендә дәресләрдән соң һәр фәннән аерым үткәрелә. Мәктәп күләмендә җиңүче булган укучыларыбыз районкүләм олимпиадаларга әзерләнә башлыйлар. Җиңүчеләребезгә район күләмендә үткән олимпиадаларда да зур җиңүләр, зур уңышлар телибез.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 26.09.2014

Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Рәхмәт сиңа, тәрбияче апам,
Ничә еллар безне үстердең,
Бар көчеңне кызганмыйча,
Күпме гомереңне уздырдың.
-
Ветеран спортчы белән очрашу 25.09.2014

25 нче сентябрь көнне 5 нче сыйныф укучылары ветеран спортчы Шакиров Наил Нури улы белән очраштылар. “ГТО нормаларын уңышлы тапшыру - безнең бурычыбыз” темасына үткәрелгән тәрбия чарасында ветераныбыз укучыларда спортка мәхәббәт уятырга тырышты.
-
Чишмәләребез чисталыгы. 25.09.2014

10 нчы сыйныф укучылары, авылыбыз сулыкларының составын тикшерү максатыннан, чишмәләргә юл тоттылар.
-
О минимальном количестве баллов по предметам ЕГЭ-2015 22.09.2014

В начале нового учебного года глава Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов подписал распоряжение об установлении минимального количества баллов по всем предметам единого государственного экзамена, необходимого для поступления в высшие учебные заведения.
Документ устанавливает минимальное количество баллов ЕГЭ, необходимое для поступления на обучение по программам бакалавриата и программам специалитета по всем учебным предметам.
-
Бездә экологлар 20.09.2014

Мәктәбебезгә һич уйламаганда , укучыларның җыелышы көнне Балтач тыюлыгы үзәгендә эшләүче экологлар килде. Алар безне тагын бер уңышыбыз белән котларга килгәннәр икән. Узган уку елы ахырында “Марш Парков – 2014” конкурсына җибәрелгән Гафарова Гөлгенәнең иҗат эшләрен алар республика күләменә җибәргән булганнар һәм Гөлгенәгә Казаннан грамота һәм истәлекле бүләк килгән. Менә шундый матур эшләребез белән безне Хаҗиев Рамил абый тагын бер куандырып, алда безне тагы да зур эшләргә өндәп китте. Укучыларыбыз белән моңарчы булган бердәм хезмәттәшлеккә рәхмәтләрен җиткерде
-
Милләтләр кроссы. 20.09.2014

20нче сентябрьдә, зур оешканлык белән, милләтләр кроссы узды. Укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
-
Уңыш җыю. 20.09.2014

Мәктәбебез бакчасында укучылар җәй буе үстергән яшелчә уңышын алдылар. Димәк, кыш дәвамында өстәлләребездә витаминнар өзелмәячәк.
-
«Аргамак» укучылар оешмасының җыелышы 19.09.2014

18 нче сентябрь көнне «Аргамак» укучылар оешмасының җыелышы булып үтте. Җыелышның көн тәртибендә укучылар җәйге каникул чорындагы эшчәнлекләренә, үзләренең нинди хезмәттә булуларын, ничек ял итүләрен ассызыклап үттеләр. Аннан педагог – организатор Гөлчәчәк Габделбарыевна укучыларны мәктәп кагыйдәләре, укучыларга бердәм таләпләр белән таныштырды, укучыларга киңәшләрен бирде. Мәктәптә тәртип саклау отрядлары белән , аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт булулары, укучыларның тәртипләре, кич чыгу мәсьәләләре хакында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Урановна сөйләде. Укучыларга ачык мисаллар китереп, бик яхшылап аңлатып үтте. Ә укучылар барлык кагыйдәләрне утәргә, куелган таләпләргә каршы килмәскә дип, бер тавыштан сүз бирделәр.
-
Үзидарә утырышы 17.09.2014

Укучылар оешмасы үзидарәсе утырышы класс старосталары белән берлектә үтте. Утырышта министрлар һәм старосталар педагог организатор Гөлчәчәк Габделбарыевна белән бергә алда , уку елы дәвамында башкарыласы эшләр хакында фикер алыштылар. Рулетка системасындагы эшләр, тимурчылык эше буенча сөйләшү алып бардылар. Айга бер министрлар утырышы, чиреккә бер укучылар оешмасының гомуми җыелышын үткәрергә, дәрестән тыш чараларда дустанә мөнәсәбәттә , бердәм һәм актив булырга дигән карарга килделәр.










