МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Укытучылар көне 03.10.2014

3 октябрь көнне мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасы балалары укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау өчен иртүк мәктәпкә җыйналдылар. Алар укытучыларыбыз килгәнче үк , ишек төбендә аларны көтеп, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укытучылар хөрмәтенә яңгыраган матур җырлар бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Бәйрәм тантанасыннан мәктәбебез заллары шау итеп торды. Бик матур иртә белән башлап җибәрделәр бу көнне укытучыларыбыз хезмәт көннәрен. Һәр көн шундый матур мизгелләрдән генә торсын иде дигән теләктә булды бу көнне һәркем.
-
Иң кадерле кунаклар 02.10.2014

1 октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан 8 – 11 сыйныф укучылары үзләренең әби – бабайләрын кунакка чакырдылар. Башта аларны бәйрәмнәре белән таннаналы рәвештә, матур җырлар , шигырьләр, биюләр белән котлап үттеләр, аннан өлкәннәребез өчен бәйрәм табыннар артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән әби – бабаларыбыз өчен үткәрелгән бу көн бик күңелле үтте. Өлкәннәребезнең һәркайсы аерым рәхмәтләрен әйтеп, бик шатланып киттеләр.
-
Бәйрәм белән котлап 02.10.2014

“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” . Шушы тирән мәгънәле сүзләрне үзләренә өндәмә итеп алып , 1 октябрь көнне укучыларыбыз авылыбызда яшәүче барлык өлкәннәребезне өйләренә барып, котлау открыткаларына изге теләкләрен язып, әби – бабаларыбызны котлап кайттылар. Күпме рәхмәт сүзе ишеттеләр балалар бу көнне. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр бит, укучыларыбызның бу гамәле үзләренә яхшылык булып кайтсын иде.
-
“Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” 01.10.2014

Мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” акциясе башланып китте. Укучыларыбыз өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән 29 сентябрь ,30 сентябрь, 1 октябрь көннәрендә үтәчәк төрле чараларга әзерләнәләр. Аларның һәркайсы әби – бабаларын кунакка чакырып, бәйрәм концерты әзерли. Кунакка килгән өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм табыны да әзерләнә. Мәктәп коридорында өлкәннәр көне уңаеннан күргәзмә дә куелды. Укучыларыбыз бу көнне авылыбызда яшәүче һәр өлкән кешенең өйләренә барып котлау открыткалары да бүләк итәрләр.
-
Өлкәннәр көне белән 01.10.2014

30 сентябрь көнне 5, 6, 7 сыйныф укучылары әби – бабайларын кунакка дәште. Укучыларыбыз яраткан әби – бабаларын хөрмәтләп концерт куйдылар, аларны өлкәннәр көне белән котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребез өчен бәйрәм табыны да әзерләнде. Бик күңелләре булып, куанышып киттеләр өлкәннәребез.
-
Хезмәт бәйрәмегез белән!
01.10.2014
Тәрбиячеләр көне уңаеннан укучыларыбыз үзләре тәрбияләнеп үскән балалар бакчасында эшләүче тәрбияче апаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга бардылар. Матур шигырьләр, җырлар аша алар үзләренең җылы хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай матур итеп искә алулары, аларны хөрмәтләгәннәре өчен, тәрбияче апалар укучыларыбызга үзләре дә матур теләкләр теләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бик күңелле булды
-
Өлкәннәр көне. 30.09.2014

29 нчы сентябрь көнне мәктәбебезгә яраткан дәү әниләребез һәм дәү әтиләребез кунакка килделәр. Аларны "Өлкәннәр көне" белән котлап, оныклары үзләренең матур җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Кунаклар мәктәбебезне бик ошатып, җылы хисләр белән таралыштылар.
-
Рособрнадзор чыгарылыш сочинениесен язу көннәрен билгеләде 30.09.2014

Быел чыгарылыш сочинениесен (иншаны) укучылар декабрь аеның беренче чәршәмбесендә (3 нче декабрь көнне) язачаклар. Бу турыда Россия мәгариф күзәтчелегенең Белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы урынбасары Людмила Каврева белдерде. Сочинение язу ике этаптан торачак. Аның беренчесе - декабрь аеның беренче чәршәмбесе. Ә сочинениене кабаттан бирү көне буларак февраль аеның беренче чәршәмбесе (4 нче февраль) билгеләнгән. "Нинди дә булса сәбәпләр килеп чыгып, укучылар беренче этапта сочинение яза алмый калырга мөмкиннәр, шуңа күрә чыгарылыш сочинениесен язу 2 этапта оештырылган.
-
Иң – иңнәр кемнәр? 29.09.2014

Мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасында бу уку елында класслар арасында аерым номинацияләр буенча –иң яхшы укучы класс, иң тәртипле класс, иң чиста класс, иң күңелле тәнәфес оештыручы класс, спорт сөюче класс, конкурсларда актив катнашучы класс, шәфкатьле класс исемнәре астында вымпеллар бирү башланып китте. Атна буе президент һәм министрлар бу юнәлештә эшчәнлек алып бара, күзәтә һәм атна ахырында бергәләп нәтиҗә ясап, дүшәмбе линейкада классларга вымпелларны тапшыра. Вымпеллар бирелгән классларга баллар бирелә. Уку елы ахырында кем җиңүче булыр икән, сынап карыйк!
-
Профориентация 29.09.2014

29 нчы сентябрь көнне мәктәбебезгә Казаннан районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә эшчәнлек алып баручы психология фәннәре кандидаты Трифонова Татьяна Александровна килде. Ул югары сыйныф укучылары белән профориентация эше алып барды. Татьяна Александровна укучыларга профессия сайлау, һәр профессиянең үзенчәлеге турында сөйләде. Үзеңә профессия сайлаганда барлыкка килергә мөмкин булган ялгышлар турында аңлатып китте һәм укучыларга тест эшләтте. Татьяна Александровна укучылар белән бик матур аралашты, аның әңгәмә – консультациясе укучыларыбызга бик файдалы булды. Әңгәмә ахырында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Урановна укучыларыбыз исеменнән шундый кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен Татьяна Александровнага рәхмәт сүзләрен җиткерде.










