МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Мәктәп китапханәсенә - Татар иленә! 18.12.2014

Инде күпләрегез белгәнчә, бу көннәрдә, "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен яңарту кысаларында, Татар онлайн китапханәсен тулылыландыру эшләре алып барыла. Берничә атна элек Татар иле китапханәсенә 400 дән артык электрон "Ялкын" журналы архивы булдырылып урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада исә мәктәп укытучылары, укучылар, студентлар һәм татар әдәбияты белән кызыксынган кулланучылар өчен онлайн-китапханәгә "Мәктәп китапханәсе" сериясеннән 60 том китап урнаштырылу эшләре бара. Хәзерге минутларда Татар иленә "Мәктәп китапханәсе" сериясенең инде 45 томы эшкәртелеп урнаштырылган. Якындагы берничә көндә Китапханәдә барлык томнар да урнаштырылыр дип көтелә.
-
Безнең шахматчыларыбыз беренче 16.12.2014

14 нче декабрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында Габдрафыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары булып узды. Команда беренчелегендә бөрбашлылар беренчелекне яулады, икенче-өченче урыннарны кукмаралылар һәм балтачлылар бүлеште. Бөрбашлылар арасында елдагыча аерым нәтиҗә ясалды. Призлы урыннарга Ләйсән Хәйруллина, Илназ Гыйльметдинов, Диния Бәзәгетдинова, Хәлил Исрафилов, Диләрә Әсәдуллина , Солтан Нурмөхәммәтовлар лаек булды.
-
Гүзәлне җиңү белән котлыйбыз 15.12.2014

10 сыйныф укучысы Мифтахова Гүзәлне IT чемпион - 2014 конкурсында җиңеп чыгуы белән тәбрик итәбез
-
Безнең уңышлар 14.12.2014

Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында безнең укучыларыбызның кайбер фәннәрдән уңышлары билгеле булды. Мифтахова Гүзәл астрономия фәне буенча , Мостафина Алсу ТИН фәне буенча җиңүчеләр булса, Гарифуллина Ләйсән биология һәм инглиз теле фәненнән, Латыйпова Алсу биология фәненнән, Корбанова Чулпан җәмгыять белеменнән призерлар булдылар. Тырыш укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә тагы да зур уңышларга ирешүләрен телибез
-
Әфәрин , Ләйсән! 13.12.2014

“Киләчәккә билет” дип исемләнгән районкүләм сочинениеләр конкурсында , “Хезмәт кешесе” номинациясендә мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Гарифуллина Ләйсән беренче урынга лаек булды. Әфәрин , Ләйсән, булдыргансың!
-
Ачык дәрес 12.12.2014

12 нче декабрь көнне 3 нче сыйныфларда физик культура фәненнән ачык дәрес булды. Укытучылары Рим Фәргәт улы дәрес дәвамында гимнастика ясатты, төрле уеннар уйнатты. Укучылар күп төрле эшләр эшләделәр: сикерделәр, йөгерделәр, канатка менделәр... Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.
-
Бөтенроссия «Час кода» акциясе 11.12.2014

4 – 12 нче декабрь көннәрендә яшьләрне информатика фәне һәм программалаштыру өлкәсендә кызыксыну булдыру максатында Бөтенроссия «Час кода» акциясе бара. Мәктәбебез укучылары акциядә теләп катнашты.
-
9 декабрь – Ватан геройлары көне. 10.12.2014

9 декабрь – Ватан геройлары көне. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә. Бу көн уңаеннан мәктәбебездә "Батырлык дәресләре", тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде, Бөек Ватан сугышында катнашып исән калганнар белән, Афганчылар белән очрашулар узды.
-
Җимлек операциясе 10.12.2014

Кошларга ярдәм итү максатыннан, һәр сыйныф укучылары җимлекләр ясап алып килделәр. Җимлекләр кошларга җайлаштырып урнаштырылды. Укучылар көн саен җимлекләргә җимнәр салып торалар. Кошлар - безнең дусларыбыз, без аларга көн дә ярдәм итеп торырбыз.
-
Без коррупциягә каршы 09.12.2014

Мәктәбебездә 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр "Безнең район - коррупциясез территория" дигән баш астында төрле чаралар уза. Төрле эчтәлектәге тәрбия сәгатьләре үткәрелә.










