МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Көзге бал
Опубликовано: 23.11.2014Мәктәбебездә укучыларыбыз көтеп ала торган күңелле бәйрәмнәрнең берсе – көзге бал кичәсе булып үтте. Укучылар кичәгә алдан әзерләнделәр. Башта бәйрәм актлар залында командалар арасында кызыклы уен – бәйгеләр белән үтте, бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Кызларыбыз берсен – берсе уздырып матурдан – матур , тәмледән – тәмле салатлар әзерләделәр. Ә әниләребез, әбиләребез балаларга бик тәмле бәлешләр пешереп бирделәр. Менә шулай рәхәтләнеп сыйландылар укучыларыбыз бу көнне көзге муллыктан әзерләнгән ризыклардан. Аннан рәхәтләнеп биеделәр.Бик күңелле үтте бәйрәм. (кызларыбыз әзерләгән салатларны, әниләребез һәм әбиләребез пешергән бәлешләрне мәктәбебез сайтының медиатека бүлегеннән карый аласыз)
К списку новостей










