МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Педагогик киңәшмә 18.11.2014

18 нче ноябрь көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Шафигуллина Л.А. “Иҗтимагый үсеш технологиясе һәм белем сыйфаты” темасына чыгыш ясады. Шулай ук көн тәртибе буенча 1нче чирек нәтиҗәләре, 1нче һәм 5нче сыйныф укучыларының адаптациясе каралды.
-
Кул көрәше 17.11.2014

Мәктәбебезнең иң тырыш укучылары армспорт ярышларында катнашып кайттылар. Бу төр спорт ярышында 1 нче урынны Хисамутдинова Ралия, Нуретдинов Нияз, Фахрутдинов Рүзәл, 2 нче урынны Зарипов Азат, 3 нче урынны Габдрахманов Руслан, Гиниятуллин Рөстәм яулады. Афәрин! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә алдагы көннәрегездә дә бары тик уңышлар теләп калабыз!
-
Һәр баланың хокукы бар 14.11.2014

13 нче ноябрь көнне мәктәбебездә прокурор ярдәмчесе Ф.Г. Шарифуллин белән очрашу булды. Ул югары сыйныф укучылары белән балаларның хокуклары турында сөйләште, үзенең киңәшләрен бирде.
-
Ак калфак 13.11.2014

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында 12 ноябрьдә Борбаш җирлегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда милли, рухи, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан, мәктәп китапханәчеләре һәм мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары да катнашты. Әлеге очрашуда килгән вәкилләребез башлангыч сыйныфларның “Аулак өй”ләрендә кунакта булдылар, яңа мәктәп белән таныштылар, директорыбыз Бариева Гүзәл Галимулла кызының “Милли тәрбия” буенча чыгышын тыңладылыр. Борбаш балалар бакчасы әзерләгән концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде. Зур һәм матур итеп әзерләнгән күргәзмәдә балалар бакчасы һәм мәктәп коллективларының да өлеше зур иде. Әлеге очрашуда “Ак калфак” оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия Рәис кызы һәм “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты.
-
Шахматчылар бәйгесендә 10.11.2014

Каникул чорында , район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында безнең укучыларыбыз командасы да катнашты. Әлеге шахмат ярышыннан безнең 9 сыйныф укучысы Хайруллина Ләйсән зур җиңү белән кайтты. Ләйсән БЕРЕНЧЕ урынны алган. Шахмат ярышларыннан Ләйсән һәрвакыт менә шундый матур җиңү белән кайта. Әфәрин, Ләйсән! Гел шундый тырыш һәм акыллы бул. Башка шахматчыларыбызның да остазы булып, аларны да үз артыңннан әйдәп бар.
-
Спартакиада 10.11.2014

Каникулда шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы булды. Анда район мәктәпләренең укытучылары катнашты. Безнең мәктәп командасы да бу спартакиадада активлык күрсәтте.
-
Укучыларның ялы файдалы үтсен! 08.11.2014

Каникул вакыты булуга карамастан мәктәптә эш тынып тормый. Укучыларга фән олимпиадаларына әзерләнү өчен индивидуаль консультацияләр оештырылды. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары план нигезендә дәүләт имтиханына әзерләнә. Бүген аларга математика, физика, рус теле фәннәреннән консультацияләр үтте. Укучыларның ялы файдалы үтсен!
-
Даими контроль эшләр эшләтеп укучыларның стрессларын киметергә исәплиләр 08.11.2014

2016 елдан башлап укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләре көтә. Ел азагында төгәл фәннәр буенча уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтү өчен, укучылар андый эшләрне ел саен язар дип ниятләнә. Бу хакта ТАССка РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.
"Тикшерү эшләрен оештыру башлангыч мәктәп сыйныфларында башланачак, аннары шундый ук эшләрне башка укучылар да язачак. Хәзерге вакытта төгәл фәннәр исемлеге аныклана, әмма өстенлек математика белән рус теленә бирелә, - дип хәбәр иттеләр ведомствода. - Алга таба тикшерү эшләре узачак предметлар исемлеге киңәячәк".
Даими контроль эшләр үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында. Моннан тыш, мондый тикшерү эшләре укучыларның реаль белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәннең билгеле бер өлкәләрендә уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтергә булышачак. "Шул рәвешле, укытучылар үз эшләренә төзәтмәләр кертә ала", - диләр министрлыкта.
Бөтенроссия тикшерү эшләре аттестат алу яки БДИ тапшыруга йогынты ясый алмый. Алар эчке бәяләү, укыту программаларын җайга салу өчен генә кирәк, дип нәтиҗә ясыйлар министрлыкта. -
Ярминкәгә рәхим итегез 03.11.2014

2 ноябрь көнне мәктәбебез районда үткән көзге ярминкәдә катнашты. Укучылар һәм укытучылар көче белән үстерелгән яшелчәләр, бал һәм төрле җиләк - җимешләрдән кайнатмалар алып бардык ярминкәгә.
-
Әти-әниләр җыелышы 01.11.2014

1 ноябрь көнне һәр класста әти – әниләр өчен җыелышлар үткәрелде. Әти – әниләргә класс җитәкчеләре балалары хакында сөйләделәр, каникул чорында балаларны куркыныч хәлләрдән саклау һәм аңлату өчен, балаларының иминлеген һәм сәламәтлеген саклау өчен инструктажларга куллар куйдылар. Мәктәп һәм әти – әниләр бердәм булып эшләгәндә уку һәм тәрбия өлкәсендәге эшләрнең нәтиҗәсе уңай булыр. Мәктәбебез укучыларының әти – әниләре җыелышларда һәрвакыт актив катнашалар, мәктәп тормышы, балаларның анда яшәеше белән бик кызыксыналар. Җыелышларда үзләренең теләкләрен белдерәләр, күңелләрендә булган фикерләрен уртага салып сөйләшәләр.










