МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Өмә 18.10.2014

17 нче октябрь көнне мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары мәктәп яны бакчаларын җыештырырга, өмәгә чыктылар. Һәр класска аерым участоклар бүленеп бирелде. Укучылар бик тырышып, тиз генә үзләренә бирелгән участокларны чистартып та куйдылар. Кемдер кәбестә бакчасында эшләде, кемдер көздән утыртып калдырылырга тиешле агач, куаклар утыртты, кемдер гөл чүлмәкләрен, кышка алына торган чәчәкләрне казып алып, тиешле урыннарга урнаштырып куйды. Бер сәгать дигәндә бөтен җир ялт итте.” Күмәк көч тау күчерә” - дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит
-
Китапханәдә кунакта 15.10.2014

14 нче октябрь көнне 5 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Әнисә апа аларны бик җылы каршы алды. Аларны китапханә белән таныштырды. Китапханәдә зур мәгълүмат тупланган. Укучылар укырга дип, яңа гына кайткан китаплар алдылар. Китапханәгә экскурсия укучылар өчен бик файдалы булды
-
әмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак - БДИ расписаниесе проекты әзер 15.10.2014

2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс". 2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм 10 сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган 11 сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр кышка билгеләнгән. Ул шимбә, 14 февраль көнне узачак. Аннары БДИ-2015 "вакытыннан алда үткәрү этабы - төп этап" схемасы буенча үтә. Вакытыннан алда үткәрү этабы 23 март көнне математика буенча имтихан белән башлана һәм 24 апрельдә (резерв көне) тәмамлана. Төп этап 25 майда география һәм әдәбият буенча имтиханнан башлана, рус теленнән имтиханны 28 май көнне язачаклар. 2015 елда төп һәм профиль дәрәҗәләренә бүленгән математика буенча имтиханны 1 июнь (төп) һәм 4 июнь (профиль) көнне бирәләр. Төп вакыт һәм БДИ-2015 нең бөтен кампаниясе 26 июньдә резерв көнендә тәмамлана. Алданрак хәбәр ителгәнчә, быел, узган елларда мәктәп тәмамлап вузларга керергә теләүчеләр өчен БДИның июль этабы үткәрелми.Моннан тыш, декабрь аенда укучылар йомгаклау иншасы язачак, ул "зачет/незачет" принцибы буенча бәяләнәчәк һәм БДИга кертү-кертмәүне хәл итәчәк.
-
Игътибар, игътибар! 15.10.2014

21-26 октябрь көннәрендә математика атналыгы игълан ителә
Программада:
-
Ярминкә – 2014 13.10.2014

11 октябрь көнне мәктәбебез Казанга ярминкә белән барды. Ярминкәдә берсеннән – берсе тәмле булган , төрле җиләк – җимешләрдән ясалган кайнатмалар,чәчәк, урман баллары, консервланган яшелчәләр, салатлар, киптерелгән җиләкләр, мәтрүшкә, юкә чәчәкләре , каен, чыршы миллекләре һәм башка төрле товарлар сатылды. Шәһәр халкы рхәтләнеп сайлап, үзләренә ошаган, кирәкле товарларны ала алды бу көнне. Ярминкә мәйданы шау – гөр килеп торды.
-
Юл кагыйдәләрен белү кирәк 11.10.2014

10нчы октябрь көнне мәктәбебездә ЮХИДИ идарәсе башлыгы Шафигуллин Фәргәт Тәлгәт улы белән очрашу булды. Беренче сыйныф укучылары юл кагыйдәләренә багышланган чара күрсәттеләр. Фәргәт Тәлгәтович укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре белән кызыксынды, сораулар ярдәмендә белемнәрен тикшерде. Кичәнең иң күңелле мизгеле - Фәргать абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алу булгандыр, мөгаен.
-
Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар!
10.10.2014
7 октябрь көнне 5 сыйныф укучылары укытучыларыбызны кабат һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үттеләр. Алар укытучыларыбызны котлап бик матур концерт куйдылар. Укытучыларыбызга булган хөрмәт хисләрен матур җырлар, шигырьләр аша белдерделәр . Концертка ветеран укытучыларыбыз да чакырылды. Аларның да бик күңелләре булды. Рәхәтләнеп концерт карап, ял итеп кайтып киттеләр
-
Саваплы бәйрәм 10.10.2014

10 октябрь көнне авылыбыз мәчетендә бик зур бәйрәм булып үтте. Бу көнне авылыбызның барлык өлкәннәре, мәктәп балалары Корбан ашына җыйналды. Җәлил хәзрәтнең вәгазъләрен тыңлаганнан соң, һәркем табын артында тәмле – тәмле ризыклардан авыз итте, иң саваплысы Корбан итеннән пешерелгән аш һәм пылау белән сыйланды. Бик күңелле , изге көн булды. Бу көнне һәркем күңеленә тынычлык иңде, күңелләрдә җылы хисләр артты.
-
Бездә кунаклар 08.10.2014

8 октябрь көнне бик күп кунаклар килде мәктәбебезгә. Алар районның төрле авылларыннан килгән өлкән яшьтәге абыйлар, апалар иде. Алар безне мәктәбебезне карарга килгәннәр. Укучыларыбыз ветераннарны бик җылы кабул итте, бик матур сәламләп каршы алдылар, матур җырлар, биюләр, шигырьләр аша аларга булган хөрмәт хисләрен белдерделәр. Өлкәннәрнең бик күңелләре булды, безнең мәктәбебезнең матурлыгына, чисталыгына, байлыгына шаккатып киттеләр. Изге теләкләрен җиткерделәр, шулай матур каршы алганыбыз өчен рәхмәтләрен әйтеп, безне бик ошатып, яратып киттеләр.
-
Бәйрәм белән котлап 03.10.2014

Шулай үзебез шау – гөр килеп бәйрәм иткән мизгелләрдә, тагы да матур ямь өстәп, бу көнне балалар бакчасыннан берсеннән – берсе матур , үзләре дә чәчәк бәйләмнәре кебек балалар, чәчә бәйләмнәре тотып , мәктәбебезгә килеп керделәр. Алар да укытучы апаларны бәйрәм белән котларга килгәннәр. Бик матур бәйрәм иртәсе оештырдылар. Менә шундый күңелле булды бу көнне бездә.










