• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторина башланып китте

Опубликовано: 04.12.2014

2015 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тула. Бу вакыйга китапханә хезмәткәрләре өчен генә түгел, китап укучылар өчен дә зур бәйрәм. Шуңа күрә китапханәбезнең тарихын кабат искә төшерү һәм өстәмә мәгълүматлар да белү өчен уңайлы форсат бар. Шул форсаттан китапханә үз укучыларын күркәм юбилейга багышланган онлайн-викторинада катнашырга чакыра.
Онлайн-викторина китапханә сайтында http://kitaphane.tatarstan.ru/viktorinatat.htm адресы буенча үткәрелә. Ул 2014 нче елның декабрь – 2015 елның гыйнвар айларында узачак. Нәтиҗәләр 2015 нче елның 23 гыйнварында игълан ителәчәк.
Викторина өч этаптан тора: беренче этап – 2014 елның 1–12 декабрь көннәре; икенче этап – 2014 елның 15–29 декабрь көннәре; өченче, йомгаклау этабы – 2015 елның 12–23 гыйнвар көннәре. Һәрбер этапта китапханәбезнең үткәне һәм бүгенгесе турында сораулар биреләчәк. Сораулар белән бергә өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә, катнашучылар шуларның берсен (дөресен) сайлап алырга тиеш.
Һәрбер этапның азагында дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә. 2015 елның 23 гыйнварында гомуми йомгак ясала һәм өч этапта да дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Викторина сорауларына җавап бирергә теләүчеләр теркәлү үтәргә һәм үзләренең координаталарын (телефон номеры яки электрон почта адресы) калдырырга тиешләр. Һәр этапның җиңүчеләре турында мәгълүмат китапханә сайтында урнаштырып барылачак.


Источник: http://belem.ru/node/5655

К списку новостей